21 май көнне сәгать 11дә Казандагы “Әкият” балалар үзәге мәктәп балалары тавышына күмеләчәк. Биредә “Сәхнә” журналы башлангычы белән Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры һәм Казан каласы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе гамәлгә куйган театраль марафон финал ярышы була.
1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2016-2017нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштырыла башлады. Бүгенгә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасында 25 мең 238 юллама булдырылган Шулай итеп, нәкъ шуның кадәр әти-әни чиратлары турындагы мәгълүматны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тикшергәндә, “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юнәлтелә” (“Направлен в ДОУ”) дигән статусны күрә ала.
Бүген Мәсәкүдә Бөтенроссия һөнәри осталык олимпадасы ачылды. Чарада Иннополис университетының һөнәри юнәлештәге программалар директоры Денис Столяров катнашты.
Кичә Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы сәхнәдә “Россия Студентлар язы” фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Сергей Поспелов, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантананы MTV телеканалы генераль директоры Яна Чурикова һәм Михаил Волконадский алып барды.
2016 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 75 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 16 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
Сәнгать белгече, архитектор, тарих фәннәре кандидаты (1966), сәнгать фәннәре докторы (1984) булып танылган Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиевнең (1921-1984) тууына – 95 ел.
Бүген Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында мәктәпләр арасында киң күләмле хәйрия ярминкәсе узды, ул шәһәрнең берничә уку йортын үз мәйданчыгында берләштерде.
Бүген Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында мәктәпләр арасында киң күләмле хәйрия ярминкәсе узды, ул шәһәрнең берничә уку йортын үз мәйданчыгында берләштерде.
13 майда Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары катнашында республикакүләм киңәшмә узды.
16-нчы майдан Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы старт ала. Конкурста республиканың 155 балалар бакчасы катнашачак, бәйге 15-нче июньгә кадәр дәвам итә.