«Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган Мөстәкыймовлар олимпиадасының III тур нәтиҗәләре билгеле булды.
25 майда Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый.
Бүген Бөгелмә районыныңВосточныйбистәсендә ятим балаларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Мондый бәхет Татьяна Госманова, Илнур Сәфиуллин, Анастасия Емельянова һәм Марина Апальковага елмайды. Бакчасы һәм мунчасы булган йортларны “Ятим балаларга фатир бирү” республика программасы кысаларында торгыздылар.
Бүген Казанның Чистай урамы, 4 нче йорт адресы буенча журналист, галим, педагог Флорид Әгъзамов (1936-2005) хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Чарада үз вакытында Флорид Әгъзамовта белем алган элеккеге студентлары, матбугат чаралары җитәкчеләре, якыннары, депутатлар һ.б. рәсми затлар катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген белем бирүнең нәтиҗәлелеге һәм аны камилләштерү буенча Халыкара конгресс президенты Михаэль Шратц белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Казан "Баскет-холл"ында "Россия студентлар язы" илкүләм финалының "Төбәк программалары" юнәлешендә Гран-при тапшырдылар.
Татарстан студентлары җәйге чорда аена 38 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте.
WorldSkills чемпионатының төп максаты – республикада эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру, дип саный Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов. Бу турыда ул WorldSkills Russia 2016 “Яшь профессионаллар” милли чемпионатында катнашачак Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашуда белдерде.
25 май көнне Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме узчак. Бу хакта журналистларга Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде.
16 майда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы старт алды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.