ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда “Ел укучысы-2016” конкурсына йомгак ясалды. Мондый конкурс Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы дигән исемне алу өчен быел шәһәр мәктәпләренең 4 нче сыйныфларыннан 8 укучы катнашты.

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия  бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында «Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурска барлыгы 94 иҗади эш килде. 

Кичә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.

“Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) Ачык төбәк чемпионаты җиңүчесе Александра Крайнова 13-16 апрель көннәрендә Саранскида узачак округ этабында катнаша.

12 апрельдә КФУның Алабуга институтында  VI Халыкара Мәхмүтов укулары фәнни форумының ачылу тантанасы узды. Агымдагы елда форум танылган галим, педагог һшм мәгариф оештыручысы, Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре  академигы Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улының тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелде.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткәреләчәк. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.

3 апрель көнне  татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була.  "И туган тел, и матур тел" исемле контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.

Бүген Зәйдә космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев булып китте.  Россия геройларының бирегә килүе очраклы түгел: район космоска мөнәсәбәтле. Зәйдә Гагаринга кадәр бер ай алдан, җир орбитасында булып, шәһәрдән 10 километр читтә Иске Тәкмәк авылы басуына космик аппаратта эт төште. Моннан биш ел элек Зәй хакимият бинасы каршындагы  әлеге Чернушка кушаматлы эткә һәйкәл куелды.

11 һәм 12 апрель көннәрендә Казанда “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасында ел укытучысы” бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Бүген Казанда бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 130 ел тулуга багышланган айлык кысаларында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында  12-14 апрельдә Гөлшат Зәйнәшева шигырьләрен укуга багышланган нәфис сүз бәйгесе уздыру планлаштырылган иде. Бүген, ягъни 12 нче апрельдә, шул бәйгенең беренче көне бәйрәм төсендә билгеләп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International