Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче” дигән республика бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде.
Казан читендәге торак пунктларның берсе – Чебакса бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды.
30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә WorldSkills методикасы буенча сәнәгать өлкәсенең югары технологияле эшче һөнәрләренең WorldSkills Hi-Tech 2015 һикенче милли чемпионаты узды.
2015 елның 10-12 ноябрендә Республика олимпиада үзәгендә IV Республикакүләм тарихи-хокукый турнир узачак.
7 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Белоснежка и семь гномов" спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльне Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан балалар йортларында тәрбияләнүче балалар, тормышта авыр хәлдә калган балалар карыячак.