Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Казанда укучылар арасында Халыкара астрономия олимпиадасы уза
15-23 октябрьдә Казанда укучылар арасында Халыкара астрономия олимпиадасы уза. Анда Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Таиланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән 60тан артык укучы катнаша.
Мәгариф һәм фән министрлыгы юристлары Зәй районында бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк
2015 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юристлары мәгариф өлкәсенә караган сораулары булган кешеләр өчен Зәй муниципаль районында бушлай юридик консультация уздырачак.
Россиядә 4нче сыйныфта укучылар декабрьдә сынау рәвешендә тикшерү эшләре язачак
Декабрь аенда Россиянең 70 төбәгенең 19 мең мәктәбендә 4нче сыйныфта белем алучы 600 меңләп бала математика һәм рус теленнән сынау тикшерү эшләре башкарачак. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, киләчәктә бу төр эшләрне һәр уку елы азагында: 2016 елда 4нче сыфныфлар өчен, 2017нчедә 4нче һәм 5нче сыйныфларга уздыру планлаштырыла.
20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы җиңүчеләре билгеле
17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы узды. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Казанда “Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага конференция була
28 октябрьдә ТР Халыклар дуслыгы йортында “Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага төбәкара конференция һәм мәктәп укучыларының РФ халыклары телләрендә укулары була.
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен регионара семинар узды
2015 нче елның 15-17 нче октябрендә Балык Бистәсе районында регионара семинар уздырылды. Семинар эшендә Төмән һәм Ульяновск өлкәсе делегацияләре катнашты.
Казанда “Татар телендәге фәннең үсешендә киртәләр” дигән темага түгәрәк өстәл уздырыла
Иртәгә 13.00дә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Гыйлем” проекты “Татар телендәге фәннең үсешендә киртәләр” дигән темага түгәрәк өстәл оештыра. Очрашу кысаларында татарларда фәннең асылы, татарча фәнни терминология булдыру проблемалары, фәнни проектларның эш үзенчәлекләре турында фикер алышу планлаштырыла. Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәр, шулай ук “Гыйлем” проекты волонтерлары катнашыр дип көтелә.
19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
ТИСБИ аспиранты РФ президенты стипендиясен алды
Агымдагы уку елында Россиядәге дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары аспирантлары өчен Россия Федерациясе президенты стипендиясе квотасы ике урын тәшкил иткән. Әлеге стипендиягә ТИСБИ Идарә университеты һәм Санкт-Петербург идарә һәм икътисад университеты аспирантлары лаек дип табылды.
Азнакайда “Белем якшәмбесе” дигән яңа проект старт алды
Азнакай мәгариф идарәсе “Белем якшәмбесе” дигән яңа проектка старт бирде. Аның максаты – укучыларның игътибарын мәсьәлә һәм күнегүләрне стандарт булмаган юллар белән чишәргә юнәлдерү, фәннәргә кызыксыну уятырлык мохит тудыру.
Һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия эшләре буенча Совет утырышы
2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия эшләре буенча Совет утырышы узды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз