ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 2015-2016 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм туплау чарасы башланды.
Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында туган теле рус булмаган мәктәп укучыларының Рус теле буенча халыкара олимпиадасын ачу тантанасы узды.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Кичә Казанның “Идея” технопаркында робот техникасы буенча V республика фестивале уздырылды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 60лап укучы катнашты. Роботларның ярышуын карарга һәм аларны ясаган яшь техниклар белән аралашырга исә берничә дистә тамашачы килде.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов “Кояшкай” балалар бакчасына килеп, сабыйлар белән аралашты. Биредә, традицияне дәвам итеп, райондагы 30 балалар бакчасы мөдиренә нәниләргә уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырылды.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бу ел Казанда 20 яңа балалар бакчасы төзелә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 6сына реконструкция үткәрелә, эшли торган балалар бакчасында өстәмә яңа 30 төркем ачылачак. Казанда 15 меңнән күбрәк сабый 1 сентябрьгә балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителер дип көтелә. Бу хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин аңлатма бирде.
Лашман мәктәбе укучылары яңа уку елында тәнәфесләрдә теннис уйный алачак. Теннис өстәлен мәктәпкә укучылар җыйган макулатура акчасына алганнар.
Казан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән 1 млн сум күләмендә грантны олимпиада хәрәкәте үсешенә юнәлтәчәк. Бу хакта бүген Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Бүген, Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты.
2015 елның 1 июнендә "Буревестник" стадионында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары II Спартакиадасының  җәйге этабы финалының ябылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 30 майдан 1 июньгә кадәр дәвам иткән ярышларда Татарстан Республикасының 73 белем бирү йортыннан бер меңнән артык спортчы катнашты. Алар җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, йөзү, татарча көрәш кебек ярышларда үзара көч сынашты.
Бүген Россия төбәкләрендә математика буенча база дәрәҗә бердәм дәүләт имтиханы тапшырыла. Татарстанда исә чыгарылыш классларның 8,6 мең укучысы әлеге эш белән мәшгуль. Республика буенча шуның өчен 86 кабул итү пункты гамәлдә. Математика буенча БДИны база һәм профиль дәрәҗәгә бүлү – имтиханнар тапшыру кампаниясендә быел кертелгән яңалык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International