Уку елы ахырына район мәгариф учреждениеләре хәзерләүләр конторасына 450 центнер макулатура тапшырган.
Бу эштә Утыз Имән укучылары активлык күрсәтә, биредә бер балага уртача 80 килограмм исәбеннән макулатура җыйдылар. Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Иске Котыш, Туймәт, Иске Үтәмеш, Кара Чишмә мәктәпләре коллективлары да мактауга лаек - байтак кәгазь калдыклары тапшырып, мәктәп бюджетын баеттылар. Аларда һәр балага 40ар килограмм макулатура туры килә.