Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда робот техникасы буенча республика фестивале җиңүчеләре билгеле булды
2015 елның 2 июне, сишәмбе
Кичә Казанның “Идея” технопаркында робот техникасы буенча V республика фестивале уздырылды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 60лап укучы катнашты. Роботларның ярышуын карарга һәм аларны ясаган яшь техниклар белән аралашырга исә берничә дистә тамашачы килде.
Ярышлар, традицион рәвештә, 4 категория: линия буенча узышлар (кара линия буенча хәрәкәт итүче робот башлангыч ноктадан финишка бик тиз барып җитәргә тиеш); сумо (катнашучылар рингның кара линиясеннән тиз арада көндәшен этеп чыгара торган автоном робот әзерләргә тиеш); кегельринг (түгәрәктән 5 секундка гына чыгу мөмкинлеге булган, кегельләрне тиз арада тарата торган робот) һәм иҗади категория (ЛЕГО нигезендә җыелган проектлар) буенча үткәрелде.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел катнашучыларның күпчелеге сумо һәм кегельринг ярышларында көч сынашты. Иҗади номинациядә үз эшләрен тәкъдим итүче укучылар саны исә, киресенчә, азрак иде.
Шуны да билгеләп узу зарур: фестивальдә даими рәвештә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел бәйгедә катнашкан малайлар һәм кызларның яртысыннан күбрәге үзләрен бу чарада икенче яки өченче тапкыр сынап карады. Мәсәлән, Яр Чаллының 36нчы инновацион технологияләр лицей-интернаты укучысы Артур Лукьянов былтыр жюри хөкеменә аз күрүче һәм күрмәүче кешеләр өчен Lego конструкторы ярдәмендә җыелып, программалаштырылган шлем прототибын тәкъдим иткән булса, быел ул аз күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен перчатка эшләп килгән. Перчатканың ультратавышлы датчигы объектка кадәрге араны үлчи, процессор аны исәпләп, вибромоторга төрле интенсивлыктагы сигнал җибәрә: кеше әйбердән никадәр ераграк булган саен, моторның эш интенсивлыгы да шулкадәр азрак. Әлеге җайланманы ясауга укучы 2-3 ай вакытын сарыф иткән. “Шлемны әтием җитәкчелегендә эшләгән булсам, перчатка – тулысынча минем хезмәт”, – дип сөйләде Артур. 11 яшьлек укучы киләчәктә бу техник эшләнмәләрен камилләштерергә, шулай ук Брайль шрифты белән бастыра торган принтер булдырырга ниятли.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, призерлар өчлеге түбәндәгечә булды:
Линия буенча узышлар:
1. Казан Суворов хәрби училищесы
2. Яр Чаллының 5нче балалар техник иҗаты үзәге
3. Яр Чаллының 5нче балалар техник иҗаты үзәге
Сумо:
1. Балалар иҗаты йорты (Питрәч районы)
2. Югары Ослан районы Макыл урта мәктәбе
3. Яр Чаллының 36нчы инновацион технологияләр лицей-интернаты
Кегельринг:
1. Казанның КФУ карамагындагы 2нче татар гимназиясе
2. Казанның КФУ карамагындагы 2нче татар гимназиясе
3. Яр Чаллының 5нче балалар техник иҗаты үзәге
Иҗади категория:
1.Яр Чаллының 36нчы инновацион технологияләр лицей-интернаты
2. Казан Суворов хәрби училищесы
3. “Идея” технопаркы каршындагы Лего конструкцияләү үзәге
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Тәтеш кадетлары «Сугыш еллары җырлары» конкурсында I дәрәҗә лауреат булдылар
Тәтеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә «Халык уен кораллары оркестрына кушылып сугыш еллары җырлары» дигән икенче район ансамбль башкаручылары конкурс-фестивале узды.
«Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде
6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
6
май, 2026 ел
VI Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумына гаризалар кабул ителә башлады
2026 елның 9 апреленнән алтынчы Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
7–8 май көннәрендә белем бирү оешмаларында «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе узачак
«Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7–8 май көннәрендә илебезнең барлык төбәкләрендәге һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз