Зәй бакчаларына 1 миллион сумлык уенчыклар бүләк иттеләр

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов “Кояшкай” балалар бакчасына килеп, сабыйлар белән аралашты. Биредә, традицияне дәвам итеп, райондагы 30 балалар бакчасы мөдиренә нәниләргә уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Ул җирле бюджеттан бүленгән бер миллион сум акчадан исәпләнеп, бакча зурлыгына, анда йөрүче балалар санына карап бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International