Казанда 15 меңләп артык сабый 1 сентябрьгә балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителер дип көтелә

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бу ел Казанда 20 яңа балалар бакчасы төзелә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 6сына реконструкция үткәрелә, эшли торган балалар бакчасында өстәмә яңа 30 төркем ачылачак. Казанда 15 меңнән күбрәк сабый 1 сентябрьгә балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителер дип көтелә. Бу хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин аңлатма бирде.

Казанда соңгы елларда “Бәләкәч” программасы кысаларында 4670 урынга исәпләнгән 34 балалар бакчасы ачылган. Шулай ук гаилә бакчалары ачыла: 37 учреждениедә 114 бала тәрбияләнә.

Казанда 3 яше тулган һәр бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын белән тәэмин ителгән санала. Ләкин 1,5-3 яшьлек балалар арасында әлегә чират күзәтелә: 17 мең бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират көтә.

Стратегик программаларны гамәлгә ашыру быел да дәвам итә. “Шәһәрдә 1800 урынга исәпләнгән 17 шәхси балалар бакчасы ачылды. Бу ел юл картасы буенча 4200 урын булдырылачак. 20 яңа балалар бакчасы төзелә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 6сына реконструкция үткәрелә, эшли торган балалар бакчасында өстәмә яңа 30 төркем ачылачак. Казанда 15 меңнән күбрәк сабый 1 сентябрьгә балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителер дип көтелә”, - дип сөйләде Илсур Һадиуллин мунициппаль киңәшмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International