ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Азнакай районында сәләтле балаларны үстерүгә игътибар зурдан. Күптән түгел генә төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләргә район башлыгы гранты тапшырылган иде. Бүген, 20 майда, 16 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив укучыларга “Чулпан” премиясе тапшырылачак.
19 майда Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 7нче гимназиясендә "Умники и умницы" республикакүләм уенының финал этабы узды. Чарада "Умники и умницы" телеолимпиадасының алыштыргысыз алып баручысы һәм авторы, тарихи фәннәр кандидаты Юрий Вяземский катнашты. 
2015 нче елның 20 маенда Казан шәһәре Совет районы 93нче гимназия һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында XII Кирилл һәм Мефодий исемендәге укулар булып үтте. Бу чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә, Әдәбият елына, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
21 май көнне Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,5 мең укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Башкала чыгарылыш сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгарау” бәйрәме “Казан-Арена” стадионында уздырыла.
2015 елның 20 маенда Мәгариф һәм фән министрлыгында республика күләмендә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йорты һәм интернат-мәктәп директорлары катнашында киңәшмә узды.
Азнакай районында сәләтле балаларны үстерүгә игътибар зурдан. Күптән түгел генә төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләргә район башлыгы гранты тапшырылган иде. Бүген, 20 майда, 16 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив укучыларга “Чулпан” премиясе тапшырылачак.
19 майда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
“Борынгы Болгар шәһәренә сәяхәтем” иншалар бәйгесе 7-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.
“Борынгы Болгар шәһәренең тарихи-архитектура комплексы” рәсемнәр бәйгесе 7-10, 11-14 һәм 15-18 яшьтәге мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында үткәрелде.
Жюри бәйгеләргә нәтиҗә ясады. Җиңүчеләрне бүләкләү 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнне үткәреләчәк.
 Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта “Яңа Россия өчен яңа кадрлар: тенденцияләр, чакырулар, мөнәсәбәтләр” темасы буенча фикер алыштылар. Утырыш "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы кысаларында узды. 
Искәртеп үтик, кичә чемпионат финалының тантаналы ачылышы узды.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
19 майда  Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды.
Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты финалы булачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең "WorldSkills International" халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм "WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International