ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Азнакай лагерьларында 2 мең 784 бала җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрер дип планлаштырыла. Палаткалы лагерьларда 60 бала өчен туризм һәм хәрби-патриотик сменалар оештырылачак.“Азнакай” санаториендә 375 бала сәламәтлеген ныгытыр дип көтелә. “Каенкай” лагере 840, “Бөркеткәй” лагере 320 бала өчен үз ишекләрен ачачак. “Кояшкай” ял лагерында исә 270 сәләтле һәм социаль актив баланы күңелле ял көтә. “Черноморец РЦ” оешмасы аша Кара диңгез буена 10 балага һәм 3 студентка путевка бирелә.
15 майда Нурлат балалар йортында “Балалар йолдызлыгы” конкурсы узды. Әлеге конкурста 9 балалар йорты чыгыш ясады: Әлмәт, Чистай, Лаеш, Нурлат, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казаннын Идел Буе балалар йортлары һәм Казан шәһәренен 11 номерлы мәктәп-интернаты.
2015 елның 15 маенда Алабуга балалар йортында 9 муниципаль район арасында (Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Сарман, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслем) зональ сайлап алу конкурсы булып узды.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Азнакай лагерьларында 2 мең 784 бала җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрер дип планлаштырыла.
Чаллының IТ-паркында мәктәп укучылары арасында робот техникасы буенча бәйге үтте. Чемпионатта катнашу өчен 40лап коллектив теләк белдергән иде.
Анда Алабуга, Тукай, Нурлат, Мамадыш, Лениногорск, Зәй районнарыннан 130дан артык робот белән 300дән артык бала катнашты. Чемпионат – республика ярышларының шәһәр этабы.
Бүген Әгерҗедә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТРның муниципаль районнары мәгариф идарәләре җитәкчеләре, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар катнашты.
15 майдан 25 майга кадәр Россия Федерациясендә “ГТО буенча бердәм декада” узачак. Татарстан Республикасы “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү буенча эксперименталь субъект булып тора.
2015 елның 12-13 маенда  Сарман авыл хуҗалыгы көллиятендә  “Һөнәре буенча иң яхшы – 2015” исеменә көллият һәм техникум студентларының Республикакүләм олимпиадасы узды. Ул авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты белгечлеген үзләштерүчеләр арасында оештырылды. Анда Татарстанның 25 һөнәри белем бирү йортыннан студентлар көч сынашты.
2015 елның 14 маенда Әгерҗе шәһәрендә узган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасында җитештерелгән мәктәп формаларын тәкъдим итү күргәзмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 
14-17 май көннәрендә Түбән Кама муниципаль районында мәктәп укучыларының Бөтенроссия «Президент спорт уеннары»ның региональ финалы үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International