ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген, 24 апрель көнне Казанда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә мәктәп укучыларының  математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының ачылу тантанасы узды. Казанга Россиянең 50 төбәгеннән 400 югары сыйныф укучысы белем буенча көч сынашырга килде.  Татарстан командасы бәйгенең төбәк турында югары күрсәткечләргә ирешкән 20 укучыдан тора.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.
2015 елның 24-26 маенда Мамадыш районында "Президент ярышлары" мәктәп укучыларының  Бөтенроссия спорт ярышлары региональ финалы уза. Ярышларда Әлки, Буа, Бөгелмә, Югары Ослан, Чистай, Биектау, Зәй, Нурлат, Саба, Мөслим, Кайбыч, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Мамадыш районнарыннан җиденче сыйныф укучыларыннан торган 16 команда катнаша.
Бүген Стратегик инициативалар  агентлыгының "Точка кипения" мәйданчыгында "Ворлдскилсс Россия" Берләшмәсе генераль директоры Роберт Уразов   EF Education First Россиядә һәм Берләшкән дәүләтләр берлеге илләрендәге генераль директоры Эдуард  Балдаков белән хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.  
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың масштаблары киңәя, географиясе үсә бара. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче татарларда да, үзебезнең Татарстанда гомер итүчеләрдә дә бу чарага карата кызыксыну бик зур.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 20-27 апрелендә Татарстан Республикасында "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" дип аталган акция бара. 

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 23-29 апрелендә Казанга математика фәне буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу өчен яшь математиклар киләчәк. Россиянең 50 регионыннан 400гә якын югары сыйныф укучысы катлаулы биремнәр һәм математик мәсьәләләр чишәчәк.
17 апрельдә  Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды.
25 апрельдә Казан каласы мәгариф идарәсенең “Балалар – ветераннарга” музыкаль-әдәби проекты гамәлгә ашырыла. Анда Константин Хабенский театр студиясе балалары һәм ТР Яшьләр симфоник оркестры катнаша. Шул рәвешле, Казанның яшь талантлары С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында хәрби тематикага музыкаль-әдәби чара тәкъдим итә. Бу кичәдә ветераннарга “Йөрәктән-йөрәккә” дигән исемдә шәһәр сәнгать мәктәпләрендә укучылар хезмәтләреннән торган уникаль календарьлар бүләк итеп бирелә.
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 924 мәктәбеннән 22 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 25 399  шәхси кабинетта сакланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International