Казанда математика буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
2015 елның 23-29 апрелендә Казанга математика фәне буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу өчен яшь математиклар киләчәк. Россиянең 50 регионыннан 400гә якын югары сыйныф укучысы катлаулы биремнәр һәм математик мәсьәләләр чишәчәк. Шулай ук тәҗрибә уртаклашу кысаларында олимпиадада Кытай һәм Болгария Республикаларыннан укучылар да катнашачак. Татарстан командасы составында региональ турда югары нәтиҗәләр күрсәткән 20 укучы чыгыш ясаячак. Барлык финал сынаулары да Казан шәһәренең 35нче мәктәбе базасында үтәчәк.
Олимпиада программасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International