Татар телен дөньяга таныталар

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың масштаблары киңәя, географиясе үсә бара. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче татарларда да, үзебезнең Татарстанда гомер итүчеләрдә дә бу чарага карата кызыксыну бик зур.


Быел Халыкара олимпиада инде өченче тапкыр уздырыла. Беренче елда чараның дистанцион турында 1500 егет-кыз катнашса, былтыр 5 мең укучы һәм студент үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшергән. Быелгы сынаулар инде 11 мең кешедә кызыксыну уяткан. Гадәттәгечә, беренче турда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр башкалабызда очраша. Беренче олимпиадада иң-иңнәр 100 кеше арасында ачыкланса, быел инде Казанга 500 егет-кыз җыелды.

Татар телен белүче һәм яратучылар бөтен дөнья буйлап сибелгән. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада моны кабат исбатлый. Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Таҗикстан, Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Канада, Финляндиядән кадәр килүчеләр бар. Россия субъектларында тормыш итүче милләттәшләребез дә зур активлык күрсәткән. Читтән торып сынауларда 34 төбәктә яшәүчеләр катнашса, башкалабызга шуларның 22сендә гомер итүчесе чакырылган.

Татарстанда яшәүчеләр сынатмый да сынатмый инде. Универсиада авылында узган сынауларга республикабызның барлык диярлек районнарыннан татар телен бик яхшы белүче булачак филологлар да, үз киләчәген тел белән бәйләмәгән студентлар да, 8 сыйныфтан алып мәктәп укучылары да җыелган иде. Әти-әнисе татар булганнар гына түгел, катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, хәтта рус милләтеннән булганнар да бик югары дәрәҗәдә татар телен үзләштерүе белән гаҗәпләндерде.

Оештыручылар олимпиадада катнашучыларның тел белүе, чыннан да, камилләшә баруын билгели.

- Дистанцион турда без билгеле бер балл туплау бурычы куябыз. Узган еллар белән чагыштырганда, быелгы олимпиадада катнашучы укучы һәм студентларның татар телен белү дәрәҗәсе күпкә югары дип әйтә алабыз. Димәк, елдан-ел татар теленә кызыксыну арта һәм Казанга тагын да көчле егет-кызлар җыела дигән сүз, - дип сөйләде Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.

Йомгаклау турында олимпиадада катнашучыларга берничә сынау узарга туры килде. Башта алар татар теле һәм әдәбияты буенча язмача биремнәрне үтәде. Икенче көнне 10 төркемгә бүленеп, «Минем халкым - туган төбәгем һәм мин!» темасына презентация тәкъдим итте. Беренче турда интеллектуаль белемнәр таләп ителсә, икенчесендә егет-кызларның артистизмы бәяләнде – туган яклары, гаиләләре турында сөйләү белән бергә алар биеделәр дә, җырладылар да, уен коралларында да уйнадылар, шигырьләр дә сөйләделәр.

Күпләрнең Казанга беренче тапкыр гына килүләрен исәпкә алып, конкурс сынауларыннан тыш, олимпиада катнашучылары өчен күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр дә әзерләнгән иде. Алар Казан шәһәре һәм Казан Кремле буенча экскурсиягә дә барды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карады, Габдулла Тукай исемендәге туган тел форумында, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә, «Студентлар язы – 2015» фестивалендә, «Сәләт» фонды яшьләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International