Бүген, 24 апрель көнне Казанда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә мәктәп укучыларының математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының ачылу тантанасы узды. Казанга Россиянең 50 төбәгеннән 400 югары сыйныф укучысы белем буенча көч сынашырга килде. Татарстан командасы бәйгенең төбәк турында югары күрсәткечләргә ирешкән 20 укучыдан тора.
Математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 24 апрельдән 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сынау этаплары Казан шәһәренең 35нче урта мәктәбе базасында үтәчәк.
Шулай ук бәйге кысаларында катнашучылар Россиянең күренекле математиклары – Филдс премиясе лауреаты, физика-математика фәннәре докторы Станислав Смирнов һәм физика-математика фәннәре кандидаты Эдуард Гирш лекцияләрен тыңлый алачак. Командалар җитәкчеләре өчен исә махсус программа әзерләнгән: аларны Казанның математик белем бирә торган лидер-мәктәпләр тәҗрибәсе белән таныштыру күздә тотыла.