ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
30 гыйнварда Мәскәүдә Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы конгресс-үзәгендә Төбәкара мәктәп компанияләре күргәзмә-ярминкәсе узды. Ярышларда Россия төбәкләреннән 26 мәктәп команиясе катнашты. Әлеге ярышта Татарстан данын алты мәктәп компаниясе –“Фортуна” ( Түбән Кама шәһәренең 10нчы мәктәбе), “РамАрт” (Болгар шәһәренең 2нче мәктәбе), “Tricky Book” (Әлмәт шәһәренең 75нче мәктәбе), “Интернатива” (Казан шәһәренең 35нче мәктәбе), “Вожатый 2.0” (Казан шәһәренең Лобачевский исемендәге лицее), “Flawles” (Казан шәһәренең 7нче гимназиясе) катнашты.
Казан кадет мәктәбендә ел саен кул сугышы буенча турнир үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән. Аның быелгысы Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Кликневка багышланды. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган ветеран үзе дә әлеге чарада катнашты. Турнирга Казан Суворов исемендәге хәрби училищесы, Кама Тамагы районы, Васильево бистәсе кадет мәктәпләре командалары җыелды.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Киләсе уку елының сентябрь аенда Казан мәктәпләрендә 13,5 мең бала 1 нче класска укырга барачак. Яңа уку елына кадәр 7 ай булуга карамастан, әти-әниләргә баласы өчен кайсы мәктәпне сайлау турында уйланыр чак килеп җитте, чөнки 1 февральдән мәктәпләр 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар ала башлый.

Алабуга шәһәре Мәдәният йортында робот техникасы буенча I муниципаль ярышлар узды. Алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
2015 елның 1-нче гыйнварыннан 31-нче гыйнварына кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 20 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 5 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
2015 елның 28 гыйнварында Алабуга балалар йортында балалар йортлары директорлары һәм интернаттан соң күзәтү хезмәте белгечләре өчен Республикакүләм семинар узды.

Бүген сәгать 2 нче яртыда Казанның Яңа Савин районында урнашкан 23 нче мәктәбендә Сталинградны азат итүнең 71 еллыгына багышланган тантана була. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм күп санлы укучылар катнаша.

30 гыйнварда Казан медицина көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен "Яшьләр  арасында сәламәт яшәү  рәвешен формалаштыру һәм наркоманиягә каршы профилактика" дип аталган республикакүләм семинар узды.
2015 елның 26-28 мартында Мәскәүдә автомәктәп җитәкчеләренең XII Бөтенроссия фәнни-гамәли семинары узачак.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Исегезгә төшерәбез, БДИны алдан һәм төп дулкында бирүчеләр 1 февральгә кадәр имтихан бирәсе фәнне сайларга һәм гариза тапшырырга тиеш. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары, чит ил гражданнары БДИ тапшыру өчен муниципаль яки региональ оешма мәгариф идарәсендә теркәлергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International