Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казан кадет мәктәбендә кул сугышы буенча көч сынаштылар
2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Казан кадет мәктәбендә ел саен кул сугышы буенча турнир үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән. Аның быелгысы Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Кликневка багышланды. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган ветеран үзе дә әлеге чарада катнашты. Турнирга Казан Суворов исемендәге хәрби училищесы, Кама Тамагы районы, Васильево бистәсе кадет мәктәпләре командалары җыелды.
Әлеге мәктәптә патриотик тәрбиягә аеруча әһәмият бирелә. Кадетлар үзләренең алган белемнәрен, физик әзерлекләрен төрле ярышларда күрсәтәләр. Кадет мәктәбе узган ел Россиядә иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә дә кергән.
- Без укучыларыбызның язмышы белән алар укуларын тәмамлап киткәч тә кызыксынып торабыз. Алар Казанда гына түгел, Россиянең күп кенә хәрби һәм юридик уку йортларында белем алалар. Мәктәбебездә ике музей эшли. Аның берсе 146 нчы укчы дивизия сугышчыларына, икенчесе десантчыларга багышланган, - диде мәктәп директоры, подполковник Валерий Басов.
Турнирда җиңүчеләргә тапшырылган кубоклар, медальләрне дә мәктәп администрациясе үзе алган. Беренче урынны Казан кадет мәктәбе белән Суворов хәрби училищесы курсантлары яулады. Шул ук кадет мәктәбеннән Сергей Яруллин «Иң яхшы техника өчен» номинациясендә, ә Роман Камалов «Ирек өчен җиңүгә» дигән төрдә җиңүчеләр булды. Бу җиңүдә аларның тренерлары Тәлгат Камалиевның да өлеше зур.
Советлар Союзы герое Борис Кузнецов курсантларга киләчәктә кыю, батыр йөрәкле булып үсүләрен теләде.
"Шәһри Казан" газетасы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз