Россия 2019 елда Казанда WorldSkills Competition дөньякүләм чемпионатын үткәрү өчен заявка тапшырды. «Ворлдскиллс Россия» Берлеге президенты Павел Черных фикеренчә, җиңү өчен Татарстанның бөтен мөмкинлекләре дә бар, чөнки республикада дөньякүләм әһәмиятле чараларны югары дәрәҗәдә үткәрә алалар.
28 гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда белем бирүне оештыруга карата актуаль сораулар буенча гражданнарны кабул итә.
Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның белем сыйфатын күтәрү һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнде. Министрлык бүген дә бу юнәлештә Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге базасында актив эшчәнлек алып бара. Мәктәптә укучыларның белемен өзлексез тикшерүне максат итеп куйган мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә.
80 белгечнең эш нәтиҗәсе булган “2015 елга кадәр Россия Федерациясендә Тәрбия үсеше стратегиясе” проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен тәкъдим ителде. Проект “2012-2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясе”, “2025 елга кадәр яшьләр дәүләт сәясәте нигезләре”, “Мәдәният дәүләт сәясәте нигезләре”ндәге бурычлар, шулай ук “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә гаилә сәясәте дәүләт концепциясе» һәм “Балаларга өстәмә белем бирүнең үсеш концепциясе” белән тыгыз бәйләнгән.