Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
90 студент һәм аспирант ТРның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары булды
2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Татарстан хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән минстры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
2014 ел нәтиҗәләре буенча 90 кеше ТР махсус дәүләт стипендиясен алачак: 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белем бирү оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты. Аларның күбесе, 70 кеше, Казанда укый. Аспирантлар өчен махсус дәүләт стипендиясе күләме 33,3 мең, вуз студентлары һәм хәрби училище курсантлары өчен - 27,8 мең, урта махсус уку йортлары студентлары өчен 16,7 мең сум тәшкил итә.
Искәртеп узабыз: ТР махсус дәүләт стипендиясе 1998 елда, һөнәри белем алуда дәүләт ярдәмен арттыру, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм үстерү максатында, гамәлгә куелган иде. Ул укуда һәм фәнни эшчәнлектә казанышларга ирешкән югары һәм урта махсус уку йорты студентларына бирелә.
Очрашуны ачып, Илдар Халиков җыелучыларны кичәге бәйрәм - Татьяна көне белән котлады. Ул билгеләп узганча, ул Казан өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки республика башкаласы Россиядә иң зур студент шәһәрләренең берсе санала.
"Яшьләр - Татарстанның киләчәге, диләр. Мин киләчәге генә түгел дияр идем, чөнки сез бүген дә бик зур изге эшләр башкарасыз, үзегезне фәнни, сәяси өлкәләрдә, бизнеста сынап карау өчен мөмкинлекләрегез күп", - диде ул. Премьер искәрткәнчә, төрле форум, конкурслар үткәрелә, төбәкнең махсус проектлары бар. Моннан тыш, «Селигер», «iВолга», ТКХ Бөтенроссия ассамблеясы кебек федераль чараларда катнашу мөмкинлеге бар.
"Бүген бу залга үзләренең интеллектлары, сәләте, энергиясе белән республиканың яшь интеллектуаль һәм иҗади элитасы исемен яулаган студентлар, яшь галимнәр җыелган", - дип белдерде ТР Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, ел саен махсус дәүләт стипендиясен алырга теләүчеләр саны арта. "Залда җыелучылар турында белешмә мәгълүматны укып, сезгә сокланам һәм сезнең белән горурланам дия алам", - дип канәгатьлек белдерде И.Халиков һәм сайланган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшләүне дәвам итәргә өндәде.
Идеяләрне тормышка ашыру өчен мәйданчыклар хакында сөйләгән вакытта, ул, аерым алганда, "Иннополис" проекты турында искә алды. Ул ИТ-тармакта гына түгел, медицина, биотехнологияләр һәм башка өлкәдә эшләүче студентлар һәм галимнәр өчен дә кызыклы. Сүз уңаенда әйтеп үтик, очрашу барышында стипендиатлар каршында "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов та чыгыш ясады. Моннан тыш, республика Премьер-министры билгеләп узганча, югары уку йортлары да сәләтле студентлар һәм аспирантлар өчен шартлар тудыруга башкача карый башлаган. "Безнең өчен сезнең исемнәр һәм казанышларның республикадан читтә дә мәгълүм булуы мөһим", - дип өстәде ул һәм лауреатларны махсус дәүләт стипендиясе алу белән котлады.
Алга таба стипендиатлар үзләренең казанышлары турында сөйләде. Әйтик, КФУ аспиранты Ләйсән Әмированың фәнни эшчәнлеге яңа полимер композит материаллар алу белән бәйле. Җыелучылар каршында Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТТУ-КХТИ) аспиранты Гүзәлия Фәйзрахманова, КДАТУ студенты Фәнил Хәбибуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз