Сталинградны азат итүнең 71 еллыгына Казанда тантана була

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Бүген сәгать 2 нче яртыда Казанның Яңа Савин районында урнашкан 23 нче мәктәбендә Сталинградны азат итүнең 71 еллыгына багышланган тантана була. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм күп санлы укучылар катнаша.
Аерым алганда, тантаналы чарада гомуммәгълүм һәм Бөек Ватан сугышыннан соң һәр буын өчен актуальлеген югалтмаган җыр сүзләреннән алынган “Поклонимся великим тем годам...” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә, Сталинград сугышында катнашкан өч ветеранны тәбрикләү ниятләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International