ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда IT-паркта “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
19 декабрьдә РФ Дәүләт Думасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) физкультура-спорт комплексын кертү өлкәсендә Бөтенроссия проектлар конкурсы финалы узды. Кукмараның 4 нче урта мәктәбе физкультура укытучысы Айрат Шаһабиев конкурста 1 нче урынны алды, аның дәресе иң яхшысы дип табылды.

20
декабрь, 2014 ел
шимбә
Быел Казанда, төбәкләрдә мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү һәм бакчаларга урнашу чиратларын бетерүдә “юл картасы” чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, 30 балалар бакчасы төзелгән (2се былтыргыдан төзелеп бетми калган булган), шуларның 7се – Вознесенское, Залесный, Кадышево, Малые Клыки, Отары, Петровский, Привольный бистәләрендә. Шушы максатларга 2,5 млрд сум акча киткән, аның 30 проценты – федераль бюджеттан, 70ы – республика акчасы. Нәтиҗәдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 4,2 мең яңа урын булдырылган. Болардан тыш, 15 балалар бакчасында өстәмә 420 урын булдырылган, капиталь ремонт эшләренә 8 млн. сум каралган булган.
28 гыйнварда Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры икенче хоспис төзүгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты күрсәтәчәк. Концертта танылган җырчылар - Равил Шәрәфиев, Илья Славутский, Эльмира Кәлимуллина катнашачак. Концерттан җыелган акча Казанда хоспис төзүне дәвам итер өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондга күчереләчәк.
1000 еллык тарихы булган Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган көн тарихка кереп калыр. Тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасының Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, “Мәйдан” журналы директоры, язучы Вахит Имамов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылары берлеге рәисенең урынбасары, язучы Факил Сафин, Алабуга районы “Ак сакаллар” берлеге рәисе Рафик Мәхмүтов, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары, милли мәгариф хезмәткәрләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, шәһәр халкы һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Ел дәвамында Әлки районы мәктәпләре 84 тонна макулатура җыеп, хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. Бу районда һәр укучы уртача 39 килограмм макулатура җыйган дигән сүз. Кәгазь-картон калдыкларын Чиябаш (бер укучыга 131 килограмм), Хлебодаровка (119 килограмм), Әхмәт (81 килограмм) мәктәпләре аеруча күп җыеп тапшырган.
2014 елның 18 декабрендә “Корстон” сәүдә-ял итү комплексында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләрендә укучыларның Яңа ел балы узды. Чарада укуда алдынгы нәтиҗәләр күрсәткән, төрле дәрәҗәдәге ярышлар, конкурсларда җиңүче һәм призер булган 250 кадет катнашты.
Түбән Камада авыл хуҗалыгы көллияте базасында “ПолиТехОлимП-2014” Бөтенроссия политехник Интернет-олимпиадасы узды. Олимпиадада Россия һәм Татарстанның 52 һөнәри белем бирү оешмаларыннан 450дән артык укучы катнашты.
23 декабрьдә Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында республикакүләм семинар узды. Чарада көллият һәм техникум директорларының тәрбия буенча урынбасарлары, методистлар, педагог- психологлар, өстәмә белем бирү педагоглары һ.б. катнашты.
18-19 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында “Технология” фәне программасын апробацияләү кысаларында семинар узды. Әлеге чарада Татарстан, Марий Эл республикалары һәм Пермь краеннан технология укытучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International