Мәктәпләрдә макулатура җыю дәвам итә

2014 елның 20 декабре, шимбә
Ел дәвамында Әлки районы мәктәпләре 84 тонна макулатура җыеп, хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. Бу районда һәр укучы уртача 39 килограмм макулатура җыйган дигән сүз. Кәгазь-картон калдыкларын Чиябаш (бер укучыга 131 килограмм), Хлебодаровка (119 килограмм), Әхмәт (81 килограмм) мәктәпләре аеруча күп җыеп тапшырган. Макулатура җыю күрсәткечен быел 100 тоннага җиткерү мөмкинлеге бар. Моңа кадәр тапшырылган макулатура акчасына 10 теннис өстәле сатып алынган, тагын 5 кә заявка бирелгән. Алар бу эштә актив катнашкан мәктәпләргә тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International