Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Быел Казанда яңа 30 балалар бакчасы төзелгән, киләсе елда 20не салу ниятләнә
2014 елның 20 декабре, шимбә
Быел Казанда, төбәкләрдә мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү һәм бакчаларга урнашу чиратларын бетерүдә “юл картасы” чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, 30 балалар бакчасы төзелгән (2се былтыргыдан төзелеп бетми калган булган), шуларның 7се – Вознесенское, Залесный, Кадышево, Малые Клыки, Отары, Петровский, Привольный бистәләрендә. Шушы максатларга 2,5 млрд сум акча киткән, аның 30 проценты – федераль бюджеттан, 70ы – республика акчасы. Нәтиҗәдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 4,2 мең яңа урын булдырылган. Болардан тыш, 15 балалар бакчасында өстәмә 420 урын булдырылган, капиталь ремонт эшләренә 8 млн. сум каралган булган.
Бүген шул хакта Казан каласы Башкарма комитеты башлыгының төзелеш сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендәге хисабында әйтте. Аның сүзләренчә, Казанда элеккеге рекордта 20 бакча салынып, 3,7 мең яңа урын булдырылган иде.
Киләсе елда Казанда тагын 20 балалар бакчасы төзү күздә тотыла, шуңа 1,865 млрд. сум каралган, нәтиҗәдә, 3210 яңа урын булачак. Яңа бакчалар Р.Зорге, Халезов, Гвардия, Тэцэвская, Ферма шоссесы, Павлюхин, Габишеа, Фучик урамнарында, Камалиев проспектында, Павлов Молодежная урамнары чатында, М-14 микрорайонында, шулай ук Кояшлы, Константиновка, Чебакса, Сосновка бистәләрендә, «Салават купере» торак массивында, «Волжская гавань», «Солнечный город», «Светлая долина» торак комплексларында салыначак.
Шуларга өстәмә итеп, гамәлдәге бакчаларда 26сында төркемнәр оештырыла һәм 600 урынга арта, монысына исә 44,805 млн. сум акча бирелә. Капиталь ремонт күрәсе бакчалар 6га җыелган, ә аларда 375 урын булачак. Шуңа 111,222 млн. сум тәгаенләнгән. Җыеп кына әйткәндә, 2015 елда Татарстан башкаласында чират 4185 урынга кимиячәк, моның өчен 2,02 млрд. сум сарыф ителәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз