ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Совет районының мәгариф бүлеге гражданнарны күпфункцияле үзәктә кабул итә башлады. Баланы чиратка бастыру, документларны раслау яисә балалар бакчасын алмаштыру эшләрен Совет районының мәгариф бүлегендә генә түгел, Җиңү проспекты буенча 100 йортта урнашкан күпфункцияле үзәктә дә эшләргә була.
2014 елда 80 баллдан артып киткән имтихан эшләре яңадан тикшерүгә җибәреләчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) хәбәр иттеләр.
2015 елдан башлап укучыларга бердәм дәүләт имтиханына гына түгел, мәктәпне тәмамлаганда рус теле һәм әдәбиятыннан сочинение язарга әзерләнергә дә туры киләчәк.
РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта мәктәптә сочинение язу тәртибен формалаштыру буенча тәкъдимнәр җыю һәм ачык фикер алышуны оештыру өчен эш төркеме булдырылган.
Соңгы елларда Татарстанда сәләтле балалар белән эшли торган лицей-интернатлар челтәре булдыру юнәлешендә актив эшлиләр. Бүгенге көндә республикабызда малай-кызларның табигать тарафыннан бирелгән талантын үстереп, аларны иҗади шәхес итеп тәрбияләү бурычын куйган 16 махсус мәктәп эшли.
2014 елның 4 нче маен мотосезонда катнашучылар Алабуга шәһәрендә хәтер мәйданында чәчәк салудан башлады. Йөз илле мотоциклчы балалар йортында яшәүчеләр янына кунакка килде, алар биредә еш кунак була.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырылачак. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күргәч, шундый карарга киленде. Үткән ел химая акциясендә 2 меңнән артык кеше катнашкан. Мәктәпләргә 135 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

27 нче апрельдән алып 1 нче майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбият буенча Халыкара олимпиада уза. 28 апрель көнне олимпиада ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

18 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында “Ел укытучысы-2014”, “Иң яхшы математика укытучысы”, “Елның сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе” һәм “Педагог-китапханәче” бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.
Бүген Татарстанда татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән, татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздырыла.
25 апрельдә “Сәләт” Йортында “Асылташ” мәктәп укучылары олимпиадасы икенче турының рәсми ачылу тантанасы узды. Олимпиада “Сәләт” берләшмәсенең яңа проекты, ул Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарында интеллектуаль сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International