Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында Россия Федерациясе субъектларының 2014-2019 елларга «Төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше өчен эшче кадрлар әзерләү” проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән сынау программаларыннан конкурслы сайлап алу узды. РФ буенча тәкъдим ителгән 42 субъект арасыннан 10 сайлап алынды, алар арасында Татарстан Республикасы да бар.
30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.