Олы Әтнә мәктәбендә тәрбия мәсьәләсе югары

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Олы Әтнә мәктәбендә тәрбия мәсьәләсенең югары булуын тирә-юньдәгеләр дә яхшы белә, күрәсең. Шулай булмаса, күрше райондагы әти-әниләр ул-кызларын анда укытырга теләмәс, хәтта гаиләләре белән шәһәрдән күченеп кайтмас иде. Монда башкаларны кызыктырырлык нинди тәрбия алымнарын кулланалар икән соң?
Мәктәптә дәресләр көн саен тәрбия сәгатьләре белән башланып китә икән. Атнаның һәр көне ниндидер бер темага багышлана. Сәламәтлекме ул, хезмәт тәрбиясеме, милләт¬пәр-вәрлек, йә булмаса, газета-журналлардагы яңалыклар бе¬лән танышумы... Тәрбия алым-нары әнә шуннан җыела. Әгәр бала мәктәпкә килми калса, укытучы дәрескә кадәр әти-әнисенә шалтырата. Элемтәгә керә алмаган очракта, сыйныф җитәкчесе укучының өе¬нә бара.
– Безнең районга чит шә¬һәрдән бер гаилә күченеп килде. Әнисе әйтүе буенча, алар безнең мәктәптә тәрбиянең яхшы бирелүен ишеткәннәр. Әнисе Казанга эшкә киткәндә 7 нче сыйныфта укучы улы гел йоклап калган. Сыйныф җи¬тәкчесе аны көн саен диярлек өенә барып ала иде. Безнең мәктәпкә килгәч, малайлар¬ның галстук, пиджак-чалбар¬дан йөрүен күреп, әнисенә: “Анда бит президент кебек йөриләр”, – ди икән. Үзе дә мәктәп формасын яратып киде, – ди Олы Әтнә мәктәбенең тәрбия эшләре буена директор урынбасары Динә Галиуллина. – Кич мәктәп сукмагыннан кайтып барам, ул – мине, мин аны танымадым, шунда карга бата-чума уздырып җи¬бәрде. Бала тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, гаилә кабат Казанга китте. Малайга бары тик контроль җитмәгән бул¬ган. Күченеп килгән башка гаиләләр дә бар.
Динә апалары ярдәмчел дә, шул ук вакытта таләпчән дә. Малайларның чәче җит¬кәнен күрсә, аны кулы белән тотып карый, кистереп ки¬лергә вакыт бирә. Чәчләре үскән малайлар укытучы апаларын күрүгә, гаепләрен танып, әти¬нең кичә вакыты булмады, иртәгә алдырып киләм, ди икән. Чисталык дәфтәре дә гамәлдә. Сишәмбе көнне сыйныфларда кемнең тырнаклары киселгән, киселмәгән – шуны тикшерәләр. Ә мәктәп киеменә килгәндә, аларның аннан беркайчан да баш тартканы булмаган. Кызлар да озын алка, үкчәле туфли кияр¬гә, чәчләрен туздырып йөрер¬гә ярамаганлыгын белә. Бу хакта әти-әниләргә балаларын беренче сыйныфка кабул ит¬кәндә үк аңлаталар. Монда әти-әниләр җыелышларын да калдыручылар юк, барысы да катнашырга тырыша икән. Бу инде ата-ананың баласының тәртибе, укуы белән кызыксынуы гына түгел, укытучыга да хөрмәт дигән сүз.
Әтнә районы мәктәп¬лә¬рендә ялгыз әби-бабайларга ярдәм итү гадәтен дә онытмыйлар. Укучылар, сый¬ныф¬лары белән барып, кар көри, су алып кайта, кирәк чакта ки¬беткә бара. Әйтик, Олы Әт¬нәдәге 21 сыйныфка 44 өлкән кеше беркетелгән. Тимурчылар әнә шулай шәфкать¬ле¬леккә өйрәнә, бу аларның үзләренә дә бик ошый. Укучылар оешмасы исә аларны бәй¬рәмнәргә чакыра, күчтә¬нәчсез калдырмый. Балалар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да әзерләнергә керешкәннәр инде. Ветераннар, сугыш чоры балаларының хати-рә¬ләрен туплый, видеоязма төшерә.
Монда укучылар да кызыксынучан, эзләнүчән, шаккатырырга яратучан. Казанга экс-курсиягә баргач, балалар Социалистик музейга кергәннәр. Анда совет заманындагы ки-емнәр, төрле әйберләр күр¬гәз¬мәсе белән танышканнар. Шуннан соң Олы Әтнә мәктәбе укучылары, укытучыларга си第¬дермичә генә, сумкалар, киемнәр, хушбуйлар, уенчык¬лар, уку-язу әсбаплары күр¬гәзмәләре оештырганнар. Уку¬чылар тәнәфес вакытында аларны киеп, тотып карап мәш килгәннәр. Башваткыч уеннары, төрле темага багышланган кичәләр дә еш уза икән. Без килгәндә, инглиз теле укытучысы Резидә Бәширова укучы-ларының Шекспир иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерә иде. Ишектән керүчеләргә төрле тамгалар язылган карточкалар таратыла. Андагы би¬ремнәргә дөрес җавап бирүчеләрне “Шекспир кән¬фитләре” көтә. Укучылар уку буенча да калышмый. Төрле олимпиада җиңүчеләре ел саен арта бара, БДИ нәтиҗәләре дә яхшы.
Соңгы вакытта мәктәп¬ләр¬дә Сингапур методикасы кулланыла. Анда тәрбиягә нинди урын бирелә икән?
– Тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен бу ысул бигрәк тә отышлы. Сингапурча укытуда көчле укучыдан да, көчсе¬зеннән дә фикерен әйттерүгә өстенлек бирелә. Фән буенча белемне начаррак үзләште¬рүчегә бу авыррак булса, тәр¬бия сәгатьләрендә аның бернинди авырлыгы юк. Һәр бала шуларга карата рәхәтләнеп үз фикерен әйттә. Бу методика тыңлый белергә, укучыларга тигез итеп карарга өйрәтә, – ди Әтнә мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлшат Закирова.
Республикада уку гына түгел, тәрбия буенча да рейтинг булдырыла башлады. Соңгы нәтиҗәләр буенча Әтнә районы унбишенче урынны били. Исемлек күрсәткечләре тәрбия сыйфатын тулысынча ачыклыймы икән? Урынбасар фикеренчә, уку буенча рейтингны билгеләргә була. Ә менә тәрбия эшен дөрес бәяләп булмый. “Күрсәткеч¬ләргә килгәндә, анда нарко¬тик¬ларга каршы яки башка чараларда катнашу, спорт нәти¬җә¬ләре дә исәпкә алына. Ми¬нем¬чә, аны полиция исәбендә торучыларның санына карап билгеләргә кирәк”, – ди Гөлшат Марсовна.
Без булган мәктәптә 400ләп бала белем ала, алар арасында тәртип бозып, исәп¬тә торучы бер генә бала да юк. “Хәзер баласын тәрбия¬ләгән¬че әти-әнисен тәрбия¬ләр¬гә ки¬рәк, диләр. Әти-әни¬ләр дә үз мәктәбебездә укыганга кү¬рә балаларын тәрбия¬ләү җи¬ңел¬рәк”, – ди укытучылар. Тәр¬бия чылбыры әнә шулай сузылуын дәвам итә Әтнәдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International