Казан укучылары математика буенча Көньяк Африкада узачак халыкара олимпиадада катнашачак

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Мәктәп укучыларының математика буенча 55 нче Халыкара олимпиадасы Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) 3-13 нче июль көннәрендә үтәчәк. Шуңа кадәр Ярославль шәһәрендә мәктәп укучыларының математика буенча Россиякүләм олимпиадасы төгәлләнде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча, тарихта беренче мәртәбә Россия җыелмасы составына Казаннан берьюлы ике укучы – Алексей Волостнов һәм Юрий Яровиков керде. Алар һәм илнең тагын дүрт яшь математигы Көньяк Африка Республикасында узачак Халыкара олимпиадада Россия данын яклаячаклар.
Ике көн мәсьәлә чишү нәтиҗәләре буенча, Казанның Ж.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясе укучысы Алексей Волостнов олимпиадада абсолют җиңүче исеменә лаек булды, дип хәбәр итә Казан каласының рәсми сайты шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитетына сылтама белән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International