ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
30-31 майда Төмән шәһәрендә “Төрки дөньяның мәдәни һәм этник күптөрлелеге” темасына “Сөләйманов укулары” XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
РФ Эчке эшләр министрлыгы интернетта бердәм дәүләт имтиханы материалларындагы биремнәргә дөрес дип саналган җавапларны таратучыларны җаваплылыкка тартачак. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт интернет челтәрендә тикшерү үткәргән вакытта БДИ контроль бәяләү материаллары сорауларына җаваплар урын алган 300дән артык ресурсны ачыклаган.

12
май, 2014 ел
дүшәмбе
 8 майда Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы уздырды.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үсеп килүче буынны тәрбияләүдә аерым әһәмияткә ия булган музей эшчәнлеген үстерергә чакырды.
Быел бердәм дәүләт имтиханына әзерлек чорындаТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, укучыларны һәм аларның ата-аналарын БДИ турында мәгълүмат белән вакытында тәэмин итү өчен, бөтен районнарга һәм мәктәпләргә махсус материаллар эшләп таратылды.
24 апрельдән 26 апрельгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә “Россиянең заманча мәктәпләренең проблемалары һәм перспективаларын үстерү” II нче Бөтенроссия белем бирү форумы һәм “Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе” лауреаты бәйгесенең бүләкләү өлеше узды. Форумда Россиянең 900 белем бирү оешмалары (мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар) катнашты.
Казан шәһәренең балалар техник иҗат үзәге базасында республика укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды. 29 команда арасында Кукмара районының Поч.Сутер урта мәктәбе укучылары, беренче урынга чыгып, күчмә кубокка ия булды.
Җәмгыятьтә шактый таралыш алган коррупция очраклары белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да яхшы таныш. Аларның “проблемаларны акча ярдәмендә хәл итү”гә карата фикере тискәре – алар киләчәктә гадел тормыш алып барырга тели.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанда 4-6 июньдә туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм СНГ субъектлары мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны һәм иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР “Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар предприятиясе “АК БАРС” БАНК ачык акционерлык җәмгыяте һәм MasterCard Worldwide Халыкара түләү системасы белән берлектә Яшел Үзән шәһәренең аерым мәктәпләрендә “Мәктәп картасы” инновация проектын эшләтеп җибәрә.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013/2014 уку елына расланган эш планы нигезендә югары уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәрен ачыклау һәм бүләкләү республика конкурсы үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International