Энгель Фәттахов: Вакыт үткән саен яшьләр белән эшләү формасын яңартып торырга кирәк

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
 8 майда Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы уздырды.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үсеп килүче буынны тәрбияләүдә аерым әһәмияткә ия булган музей эшчәнлеген үстерергә чакырды.
“Бүген мәктәп музейлары – кешелек тәҗрибәсен аңлау һәм саклап калу, намуслылык, ватанпәрварлылык һәм җаваплылык тәрбияләү, хакыйкый кыйммәтләрне ачып бирүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе”, - дип ассызыклады министр.
Ул Татарстанда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей булдыру буенча эшләр алып барылуы хакында хәбәр итте. Республика мәктәпләрендә барлыгы 900 якын героик-патриотик һәм туган якны өйрәнү музее эшләп килә.
Шул ук вакытта Энгель Фәттахов төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә кайбер районнарда соңгы елларда мәктәп музейлары саны кимүенә борчылуы хакында һәм Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан музейларда яңарту эшләре алып бару, һәр мәктәптә сугыш һәм хезмәт даны почмаклары булдыру кирәклеген искәртеп үтте.
Үз чыгышында ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәпләрдә тарих буенча унминутлык үткәрү практикасын дәвам итәргә чакырды. Ул шулай ук илебез тарихында Кырым һәм Севастопольнең әһәмиятен, әлеге урыннарда сугышчан батырлык мисалларын яктырту буенча мәсьәләләрне карап бетерергә кирәклеген әйтеп үтте.
“Мәктәпнең бурычы – сыйфатлы белеме булган гына түгел, ә эшкә сәләтле чыгарылыш укучысы әзерләү. Аның актив гражданлык позициясе, физик һәм әхлакый яктан аңлы булуы мөһим. Бу яңа федераль стандартларда да төгәл билгеләнгән”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.
“Яшьләрнең аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып баруы, физик әзерлексез булуы хәрби чакырылуга кадәрге яшьләрнең хәрби хезмәткә тулысынча әзер булмавына китерә. ГТО тапшыруда катнашкан 2,5 мең югары сыйныф укучыларының 40%ы билгеләнгән нормативларны үти алды. Татарстанда егетләрнең бер проценты хәрби хезмәткә яраксыз, ә һәр дүртенчесе медицина тикшеренүенә мохтаҗ”, - дип йомгаклады ул. Энгель Фәттахов вакыт үткән саен яшьләр белән эшләү формасын яңартып торырга кирәклеген ассызыклап үтте.
Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре, ТР муниципалитетлары башлыклары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һ.б. катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International