Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Балалар коррупциягә каршы көрәшә
2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Җәмгыятьтә шактый таралыш алган коррупция очраклары белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да яхшы таныш. Аларның “проблемаларны акча ярдәмендә хәл итү”гә карата фикере тискәре – алар киләчәктә гадел тормыш алып барырга тели.
7 май көнне Казан Кремлендә “Объективта - коррупция” бәйгесенә йомгак ясалды. Аның максаты – җәмгыятьтә әлеге күренешкә карата тискәре мөнәсәбәт булдыру. Видеороликлар бәйгесендә 14 яшьтән алып 35кә кадәрге яшьләр катнаша алса да, җиңү яулаучыларның күбесе мәктәп укучылары булды. Бактың исә, аларны бу конкурста катнашуга кыйммәтле бүләкләр оту теләге түгел, ә тирә-юньдә очрый торган ришвәтчелек очракларын киметү теләге этәргән икән.
- Мин 11нче сыйныфта укыйм. Шулай булуга да карамастан, коррупция очраклары белән мин дә әледән-әле очрашып торам. Минем үземнең беркайчан да ришвәт биргәнем юк, ә менә андый очракларның шаһиты булганым бар. Миңа калса, бу – җәмгыятьтәге иң ямьсез күренешләрнең берсе. Киләчәктә дә бу афәткә карата көрәшергә телим, - дип сөйләде безгә “Объективта - коррупция” бәйгесендә беренче урынны яулаган Чаллы шәһәрендә яшәүче Нияз Гайнуллин.
Ул дуслары Алексей Володин һәм Таисия Марченкова белән бергә хастаханәдәге ришвәтчелек очраклары турында видеоролик төшергән. Аның эчтәлеге исә менә болайрак. Ир белән хатын матур гына яшәп ята. Шунда ир кеше кинәт чирләп китә. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Шунда ирне хастаханәгә салу өчен урын юклыгы ачыклана. Ләкин табиблар хатынга билгеле бер бәягә махсус урын табып бирергә вәгъдә итә. Соңыннан исә әлеге хастаханәнең яртылаш буш булуы, ә табибларның кеше кайгысында акча эшләргә омтылганлыгы билгеле була...
Бактың исә, бу роликны әзерләүчеләрнең берсе – КФУның Чаллыдагы филиалында, 2 курста белем алучы Алексей Володин – әлеге очрак белән шәхсән үзе очрашкан икән.
- Хастаханә һәм полиция идарәләрендә коррупция белән бәйле вәзгыять аеруча авыр. Мин моны үземнең шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Шуңа күрә видеоролик өчен нәкъ менә шушы идеяне сайладык та инде, - дип белдерде ул.
Әйтергә кирәк, чара быел беренче мәртәбә генә уздырылган. Анда Татарстанның шәһәр һәм авылларыннан барлыгы 178 кеше катнашкан. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең гомуми саны исә – 50дән артык.
- Бу бәйгене үткәрү юкка түгел. Хәзерге вакытта Татарстан хакимияте коррупциягә каршы актив көрәш алып бара. Алга китеш тә бар. Шулай булуга да кармастан, бу мәсьәләне җәмгыять ярдәменнән башка хәл итеп булмаячак. Ришвәтчелек белән көрәштә безгә сезнең ярдәм бик кирәк, - дип мөрәҗәгать итте конкурста җиңүчеләргә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов.
Чара ахырында җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз