“Төрки дөньяның мәдәни һәм этник күптөрлелеге” темасына “Сөләйманов укулары” XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла

2014 елның 13 мае, сишәмбе
30-31 майда Төмән шәһәрендә “Төрки дөньяның мәдәни һәм этник күптөрлелеге” темасына “Сөләйманов укулары” XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
Шуңа кадәр мәктәпләрдә Булат Сөләйманов (1938-1991) әсәрләрен иң шәп укучыга, Б.Сөләйманов әсәрләре буенча рәсем ясауга, Төмән өлкәсе шагыйрьләре һәм язучылары турында иң уңышлы стенгазетага конкурслар уздырылган булып, җиңүчеләргә 7 приз әзерләнгән: РФ Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлиев, Төмән өлкәсе Думасы рәисе урынбасары Геннадий Корепанов, шушы өлкә Думасы депутатлары - Россия Герое Владимир Шарпатов, Ришад Җиһаншин, Фуат Сәйфетдинов, Тубыл шәһәре Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шулай ук Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин призлары.
Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен Төмән өлкәсе милләтләр эше комитеты, Төмән дәүләт университеты, Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы һәм өлкәнең Д.И.Менделеев исемендәге фәнни китапханәсе оештыра. Оештыручылардан алынган белешмә буенча, конференция Төмән дәүләт университетының Ак залында башлана, ул Россиядә Мәдәният елына һәм Төмән өлкәсе оешуның 70 еллыгына багышлана.
Конференция эшенең юнәлешләре:
төрки халыкларның теле, әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы буенча социаль-гуманитар тикшеренүләр;
төрки халыкларның тарихи һәм этнографик тикшеренүләре;
Төмән өлкәсе халыклары мәдәниятен өйрәнү, саклау һәм үстерү: тәҗрибә, перспективалар, инновацияләр;
Төмән өлкәсе тарихы: мәшһүр затлар, фактлар һәм вакыйгалар;
Булат Сөләйманов һәм татар әдәбияты;
татар телен һәм әдәбиятын укыту: белем бирүнең инновацион алымнары;
тюркология: исемнәр, фәнни мәктәпләр һәм концепцияләр;
төрки фольклор һәм мифология: традицион формалар, образлар, сюжетлар, мотивлар;
әдәби һәм тарихи чыганаклар белеме;
төрки топонимика һәм антропонимика.
Конференциягә галимнәр, фәнни һәм белем бирү учреждениеләр вәкилләре, шул исәптән директорлар, укытучылар, югары класс укучылары, авыл һәм мәктәп китапханәчеләре, музейлар һәм мәдәният йортлары җитәкчеләре, журналистлар һәм киң җәмәгатьчелек чакырулы, дип хәбәр итәләр оештыру комитетыннан.
“Төрки дөньяның мәдәни һәм этник күптөрлелеге” темасына “Сөләйманов укулары” XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашуга гаризалар һәм докладлар 16 майга кадәр электрон рәвештә kaf_tatarlit@utmn.ru адресы буенча җибәрү шарты куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International