Зәй мәктәбендә “Без - бергә” дип аталган парламент дәресләре үтте

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Зәй шәһәренең 4нче мәктәбендә IX-XI сыйныф укучылары катнашында “Без - бергә” дип аталган парламент дәресләре үтте. Ул Кырымның Россиягә кушылуы темасына багышланды. Укучылар дәрестә әлеге территориягә кагылган тарихи вакыйгалар турында фикер алышты.
Шулай ук әлеге мәктәпнең V-X сыйныф укучылары арасында патриотик җырлар фестивале үткәрелде. Анда кунак буларак Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International