Әлки районының Салман балалар приютында уен мәйданчыгы булдырылган

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Әлки районының Салман балалар приютында хәйриячеләр ярдәме белән уен мәйданчыгы булдырылды. Мәйданчыкны приютка Казанда яшәүче дуслары – шәхси предприятие бүләк итте. Сабыйлар хәзер рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар, таучыкта шуалар, таганда атыналар. Казан кунаклары балаларны төрле тәм-томнар белән дә сыйладылар, йомшак уенчыклар, спорт инвентаре, кием-салым бүләк иттеләр. «Әминәнең туган көне» дигән бәйрәм дә оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International