2014 елның 24 апрелендә Казан шәһәре Мәскәү районының 75нче гимназиясе базасында Л.В. Занков системасы буенча башлангыч белем алган 5-нче сыйныф укучыларының VI региональ интеллектуаль марафоны узды. Марафонда Татарстан Республикасының 45 мәктәбеннән укучылар катнашты.