Чаллыда сентябрь аеннан 22 мең бала балалар бакчасына йөри башлый

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Чаллы балалар бакчаларында киләсе уку елына төркемнәр туплый башладылар.
«Без 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тулысынча тәэмин итәчәкбез», - диде Чаллы башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгының беренче урынбасары Винер Харисов.
Искәртеп узабыз, быел автокалада 880 миллион сум күләмендәге федераль һәм республика акчаларына биш яңа балалар бакчасы төзү эшләре алып барыла. Тагын өч учреждение балаларга кире кайтарылачак.
Быел 1700 урынга исәпләнгән 85 ясле төркеме, өч яшьтән дүрт яшькә кадәрге сабыйлар өчен 216 төркем, яңа балалар бакчаларында дүрт яшьтән биш яшькә кадәрге балалар өчен 16 төркем һәм биш яшьтән алты яшькә кадәргеләр өчен 13 төркем ачу күздә тотыла.
Винер Харисов сүзләренчә, республика бюджетыннан ЗЯБ бистәсендәге «Светлячок» балалар бакчасын төзекләндерү өчен 26 миллион сум бүлеп бирелгән. Әлеге бакча бинасы авария хәлендә булу сәбәпле ябылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International