Җәлилдә "Китапка икенче сулыш бир" акциясе бара

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Сарман районындагы Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә "Китапка икенче сулыш бир" исемендә акция игълан ителде. Акцияда кече һәм урта яшьтәге укучылар актив катнашты. Алар китапханәчеләр, сәнгать мәктәбе укытучылары, әти-әниләр ярдәмендә тузган, ертылган, иске китапларны төзекләделәр, матур итеп яңа тышлыклар ясадылар. Акция апрель азагына кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International