Урыссуда китапханәчеләрнең “Грамоталы укучы өйрәтү формасы буларак китапханә дәресләре” семинары узды

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Ютазы районындагы Урыссу 3 нче мәктәп базасында китапханәчеләрнең “Грамоталы укучы өйрәтү формасы буларак китапханә дәресләре” семинары узды.
Семинар барышында Урыссудагы 2 нче һәм 3 нче мәктәпләр, Кече Урыссу мәктәбе китапханәчеләре ачык дәресләр күрсәтте. Район методик берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Гарифуллина китапханә дәресләрен уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгълүмат-методика үзәге методисты Наталья Демина киләсе айга эш планы, уку әдәбияты федераль исемлеге заказындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Ютазы мәктәбе китапханәчесе Аделина Ямалетдинова киләсе уку елында әһәмиятле даталарга күзәтү белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International