ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар.

2014 елның 25 апрелендә Чистай шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V республика кадетлар слеты узды. Слетта Татарстан Республикасының 12 кадет мәктәбеннән укучылар катнашты. 
25-26 апрельдә “Навигатор-Кампус” Беренче шәхси технопарк мәйданында Татарстан Республикасы мәктәп компанияләренең XIV слеты узды. Слетның бәйге өлешләрендә Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Болгар шәһәрләреннән иң яхшы 10 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты.
Бүген “Сәләт” Йортында “Асылташ” мәктәп укучылары олимпиадасы икенче турының рәсми ачылу тантанасы уза. Олимпиаданың оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Сәләт» фонды.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) 2014 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыру мәсьәләләре буенча Ситуацион-мәгълүмат үзәге (СИЦ ЕГЭ 2014) эшли башлады.
2014 елның 18-21 апрелендә Санкт Петербург шәһәрендә Санкт-Петербург Дәүләт Университетының Химия факультеты базасында химия фәне буенча X Бөтенроссия мәктәп укучылары турниры узды.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә “Минем кече Ватаным” дип аталган Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
27 апрельдән 1 майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак. Интернет-тест формасындагы сайлап алу туры узган елның декабрендә үткән иде. Беренче турда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр башкалабызда очраша - биредә алар арасында иң-иңнәр ачыкланачак.
Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәсе (бүлекләре) башлыкларын өстәмә һөнәри программа буенча этаплап укыту эшен башлап җибәрде.
2014нче елның 18 нче апрелендә, республиканың “Киләчәк” мәгарифне үстертү Стратегиясе кысаларында, Казан шәһәренең 90нчы гимназиясендә укытучыларның фәнни-методик конференциясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International