Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Олимпиада ярдәмендә татар телен таныталар
2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
27 апрельдән 1 майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак. Интернет-тест формасындагы сайлап алу туры узган елның декабрендә үткән иде. Беренче турда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр башкалабызда очраша - биредә алар арасында иң-иңнәр ачыкланачак.
Быел бәйге икенче мәртәбә уздырыла. Былтыргы Олимпиада үзенең татар телен саклап калуда ни дәрәҗәдә зур роль уйнавын күрсәтте инде. Татар теленнән һәм әдәбиятыннан үз белемен 1500дән артык яшь буын вәкиле сынаган. Россия төбәкләре белән беррәттән чит илләрдән дә катнашучылар булган.
Быел бу чараның популярлыгы тагын да артты. Олимпиадада Россия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Россияне Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Төмән, Түбән Новгород, Оренбур, Самар, Ленинград, Мәскәү, Свердлау, Волгоград , Омск, Киров, Ульяновск һәм Сарытау өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары тәкъдим итте, ди оештыручылар.
Татар телен үзлегеннән өйрәнгән Токио чит телләр университетының аспирантурасында укучы япон егете Юто Хишияма Олимпиаданың татар телен саклау һәм үстерү өчен бик мөһим чара булуын билгели.
- Беренчедән, мондый чара татар телен өйрәнү мотивациясен арттыра. Икенчедән, олимпиадада татарлар гына түгел, татар телен укый торган урыслар да, башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Димәк, башка халыклар арасында татар телен таныту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатына ирешелә, - дип саный ул.
Юто интернет-тест рәвешендә узган беренче турда катнашып, 60 минутта 30 сорауга җавап биргән. Япон егете мөмкин булган 40 баллдан 30 балл җыеп, икенче турга үткән.
Икенче турга дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткән 300 катнашучы узган. Нәкъ менә алар Казанда үтәчәк этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышачак. Бу юлы инде бәйгедә катнашучыларга тагын да ныграк тырышырга туры киләчәк - сорау һәм биремнәр күпкә катлаулырак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың жюри әгъзалары катнашучыларга түбәндәге сынаулар әзерләгән:
- телдән сөйләм конкурсы (чит илдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча);
- язма конкурс (Россия субъектларыннан килгән катнашучылар өчен);
- номинацияләр буенча иҗади конкурс (катнашучылар сайлавы буенча):
а) вокал (татар халык җырлары/татар композиторлары көе);
б) инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композиция/татар классик-композиторы әсәрләрен фортепианода, баянда, милли гармунда, курайда, сорнайда һ.б. уйнау);
в) хореография (татар халык биюләре/халыкчанлык стиле);
г) сәнгатьле сүз (халык эпосы/халык прозасы һәм шигърияте/әдәби-музыкаль композиция);
д) этно-дизайн;
- Олимпиадада катнашучыларның “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дип аталган презентациясе.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 28 апрельдә 09.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Тукай иҗаты актуальлеген югалтмый
Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай - дәүләт һәм җәмгыять» бөтенроссия фәнни конференциясе булды.
Казанда РАС булган балаларны озата баруга заманча алымнар турында фикер алыштылар
2 апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының «Без бергә» аутистик спектр тайпылышы булган балалар өчен махсус (коррекцион) балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләргә РАС булган балалар белән психологик-педагогик ярдәм күрсәтүне оештыру буенча «ГОВОРИМ ОТКРЫТО: РАС ГЛАЗАМИ НАУКИ И ПРАКТИКИ» дигән фәнни-гамәли форум узды.
Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр - «Ума палата» уенының сайлап алу турында җиңү яуладылар
2026 елның 31 мартында Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында «Ума Палата» интеллектуаль-үстерү уеннарының төбәк сайлап алу туры үткәрелде.
2026 елда «Беренчеләр Хәрәкәте» нең грант конкурсында җиңүчеләр игълан ителде
Балаларны һәм яшьләрне проект активлыгына җәлеп итү, тәрбияләүгә, үсешкә һәм үз-үзен тормышка ашыруга, буш вакытны оештыруга, балаларны һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте тарафыннан «Беренчеләр Хәрәкәте» грантлар бирү өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә Грант бәйгесе үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз