ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 19 апрелендә Алабуга балалар йорты Халыкара Хлебников шигърият фестивалендә катнашучыларны кунакка кабул итте. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр үзләренең зур, уңайлы йортларының чын хуҗалары буларак, бинада экскурсия үткәрделәр, үзләренең бүлмәләрен күрсәттеләр; чыгарылыш класс укучылары кунакларны үзләренең киләчәккә планнары белән таныштырдылар.
Җәмәгать күзәтчеләре булырга теләүчеләр өчен 31 марттан алып 26 майга кадәр, РФнең җәмәгать палатасы оештырган махсус дистанцион укулар үтә ала. Дистанцион укуда катнашырга теләүчеләргә (http://egebook.ru) кыска теркәү формасын тутырырга кирәк.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
22 апрельдә Казанның Киров районында урнашкан балалар йортында "Гаиләләренә бала алырга теләүче һәм ятим калган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүче консультатив төркемнәрне оештыру" дип аталган республикакүләм семинар үтте.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
20нче апрельдән Россия Федерациясендә дәүләт имтиханын алдан бирү хокукына ия булган агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИны вакытыннан алдан бирү этабы башланды.
18 апрельдән 20 апрельгә кадәр “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге “Мөстәкыйль балалар” / «SaMoSтоятельные дети» Республикакүләм наркотикларга каршы проектының иң актив балалары өчен үзенең ишекләрен ачты.

18
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казан шәһәрендә узучы “Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2014” һөнәри бәйгесе финалистлары исемлегенә кергән 15 мөгәллим белән очрашты.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт федераль инспекторлар өчен “2014 елда БДИ үткәрүдә мониторинг системасы үсеше” дип аталган ике көнлек семинар уздыра. Чарада 100гә якын кеше, шул исәптән регионнар һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнаша.
2014 елгы федераль бюджетта төбәкләрдә мәктәпкәчә мәгариф системасын модернизацияләүгә 40 млрд. сум күләмендә акча каралган.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бер ай эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 50 меңнән артык укучы кушылган.
15-16 апрельдә “Росток” үзәгендә “Белем бирү өлкәсендә балага психологик-педагогик ярдәм күрсәтү” дигән темага Ачык ишекләр көне узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International