Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Сәләтлеләрне бергә туплыйлар
2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Соңгы елларда Татарстанда сәләтле балалар белән эшли торган лицей-интернатлар челтәре булдыру юнәлешендә актив эшлиләр. Бүгенге көндә республикабызда малай-кызларның табигать тарафыннан бирелгән талантын үстереп, аларны иҗади шәхес итеп тәрбияләү бурычын куйган 16 махсус мәктәп эшли.
Талантлы балалар, яшьләрне ачыклау һәм үстерү эше Татарстан мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикабыз Идел буе федераль округында сәләтле балаларга теләктәшлек итү чараларын финанслау буенча лидерлар рәтендә. Быел, әйтик, әлеге юнәлеш өчен 30 миллион сумнан артык акча каралган. Алдагы еллар белән чагыштырганда бу өч тапкыр күбрәк.
- Сәләтле балалар белән эшләү бик мөһим. Бу яшьләр безнең икътисадны, сәнгатьне, фәнне алга алып барачак, – дип саный Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Сәләтле, интеллектуаль яктан көчле балалар белән эшләүдә үзара көндәшлекне арттыру зарур. Шуңа да яшьләрне бер урынга җыеп укыту бик тә отышлы санала. Бүген интернат тибындагы уку йортлары шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да ачыла. Республикада талантлы балаларны туплаган 16 уку йортының тугызында тәрбия һәм укыту эшләре татар, рус, инглиз телләрендә башкарыла. Шуларның бишесе башкалабызда урнашкан.
Әйтик, Казанның IT-лицей – табигый-фәнни предметларны тирәнтен өйрәтүче махсуслашкан мәктәптә укучылар микросхемалар һәм зур булмаган роботлар җыялар, программалаштыру телләрен өйрәнәләр, 3D технологияләр белән шөгыльләнәләр. 7-9 сыйныф укучылары арасында өй җыештыручы робот җыйган, трассаларны яктыртканда электр энергиясен сак тоту программаларын эшләүчеләр бар икән. Алар уйлап тапкан технологияләрнең кайберләре инде кулланышка кертү стадиясендә.
Республикабызда сәләтле балалар өчен лицей-интернатлар челтәрен алга таба да үстерергә ниятлиләр. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) каршында инженерлар әзерли торган лицей-интернат ачырга ниятлиләр. Шулай ук татар гимназия-интернаты төзү тәкъдимнәре дә бар. Моннан кала Казанда олимпиадаларга әзерләүче махсус үзәк тә булдырмакчылар.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Илсур Һадиуллин «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан делегациясе белән очрашты
14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү 29 майга кадәр озайтылды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
14
май, 2026 ел
Казанда Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды
14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» конкурсына нәтиҗә ясалды
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Биектау районы Ямаширмә авылының «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсының йомгаклау чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз