ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Симпозиум 2014 нче елның 10-11 апрель көннәрендә узачак. Аны оештыруда һәм үткәрүдә ТР Президент Аппараты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре администрациясе, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һ.б. катнаша.
“Ел укытучысы – 2014” Бөтенроссия бәйгесенең чираттагы зональ этабы агымдагы елның 28 – 29 март көннәрендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә үтте.
Казан шәһәренең 12нче номерлы мәктәбендә, “Куркынычсызлыксыз балачак: исән һәм сәламәт калыр өчен катлаулы очракларда үзеңне ничек тотарга” проектын гамәлгә ашыру кысаларында,мәктәп укучылары иминлегенә багышланган семинар-тренинг узды.

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда 16-20 майда WorldSkills Russia эшче һөнәрләр Милли чемпионаты узачак. 28 мартта ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка чарага әзерлек эшләре турында җиткерде.
27 мартта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чиратны бетерү буенча “Юл картасы” (“Дорожная карта”) һәм “Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) республика программалларын 2013-2014 елларда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Төп инвестицион-төзелеш идарәсе вәкилләре һ.б. катнашында видеоконференция булды.
Агымдагы елның 28-29 нче мартында Мамадыш муниципаль районы 2нче номерлы лицейда “Волейбол” уены буенча зона ярышларында җиңүче һәм призер командалар арасында финал ярышлары уздырылды.
Агымдагы елның 26-27 нче мартында Актаныш муниципаль районы Актаныш авылының “Лачын” боз спорт сараенда алкалы хоккей уены буенча зона ярышларында җиңүче һәм призер шәһәр командалары арасында финал ярышлары уздырылды.
27 мартта Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесенең ябылу тантанасы узды.
“IT-чемпион 2.0” республика конкурсы 15 мартта башланып китте. 28 мартка булган мәгълүматларга караганда, әлеге конкурста 5370 мәктәп укучысы катнаша.
Теләче муниципаль районында 29 март көнне “Һәр укучыдан сыерчык оясы” дип аталган бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге бәйге кысаларында мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары тарафыннан 1000нән артык сыерчык оясы әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International