“Ел укытучысы – 2014” Бөтенроссия бәйгесенең зональ этабы Саба районында үтте

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Укучының шәхес буларак үсешендә, аның ирешелгән нәтиҗәләрендә укытучы хезмәте иң зур урынны алып торуы бәхәссез. Ел саен узып килүче, елның иң яхшы мөгаллимен ачыклау бәйгеләре дә шул турыда сөйли. “Ел укытучысы – 2014” Бөтенроссия бәйгесенең чираттагы зональ этабы агымдагы елның 28 – 29 март көннәрендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә үтте. Әлеге бәйгедә Саба, Арча, Теләче, Әтнә, Балтач, Кукмара районнарының муниципаль этабында катнашып аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм икенче турга тәкъдим ителгән 17 педагог көч сынашты. Мөгаллимнәр үзләренең эш тәҗрибәләре белән ачык дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим итү аша уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International