Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” исемле халыкара симпозиум узачак
2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” исемле халыкара фәнни-гамәли симпозиум эшендә катнашырга чакыра.
Симпозиум 2014 нче елның 10-11 апрель көннәрендә узачак. Аны оештыруда һәм үткәрүдә ТР Президент Аппараты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре администрациясе, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия тарих җәмгыяте, “Ауропа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе, Россия Ислам университеты, Россиянең Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Татарстан бүлеге һ.б. катнаша. Бу хакта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Булат Яһүдин хәбәр итә.
Халыкара фәнни-гамәли симпозиумның максаты – сәясәттә, икътисадта, фән, мәдәният өлкәләрендә татар-төрек элемтәләренең тарихи тәҗрибәсе һәм бүгенге торышын фәнни-теоретик күзлектән аңлау. Симпозиум шулай ук Татарстан һәм Төркия Республикаларының үзара бәйләнеше үсешендәге потенциалны ачыклау, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең гомуми структурасы өлеше буларак, Татарстан-Төркия элемтәләренең ролен карау максатларын күздә тота.
Симпозиум барышында түбәндәге проблемалы-тематик блокларны карау ниятләнә: XIV-XX гасырларда Татарстан һәм Төркия халыкларының тарихи элемтәләре; XX гасырның 90 нчы елларында - XXI гасыр башында Татарстан һәм Төркия мөнәсәбәтләре үсеше; XХг.-XXI г. башы чигендә сәяси һәм дипломатик диалог; Татарстан һәм Төркия Республикаларының сәүдә-икътисади элемтәләре перспективалары; Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең инвестицион потенциалы; Татарстанда Төркия бизнесы: үсеш мөмкинлекләре; Төркиянең Татарстандагы белем бирү һәм фәнни программалары; Төркия һәм Татарстанда тюркологик һәм туркологик тикшеренүләр; бүгенге көндә мәдәни элемтәләр һәм туризм үсеше; иҗтимагый берләшмәләр һәм аларның Татарстан-Төркия элемтәләре үсешендәге роле.
КФУ дан симпозиумны үткәрүгә Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге, чит ил тарихы һәм төбәкләрне өйрәнү, халыкара мөнәсәбәтләр, Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте, тюркология, татарларны өйрәнү, төбәкләрне һәм исламны өйрәнү кафедралары өлеш кертә.
Конференциядә чыгыш ясаучылардан доклад (1,5 интервалы белән 10 бит) текстын электрон вариантта җибәрү сорала. Симпозиум тәмамлангач, доклад җыентыкта бастырып чыгарылачак.
Заявкада, үзара язышу өчен адресны, телефонны, эш яки уку урынын, вазифаны, дәрәҗәне күрсәтү шарт. Заявканы 420111, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча Казан федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенә җибәрергә кирәк. E-mail: kzir_kfu2012@mail.ru; B.Yagudin@mail.ru.
Шулай ук 89173957393 телефоны буенча шалтыратып, симпозиум буенча тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
180 бала җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүче һәм призер дипломнарын алды
Татарстан Республикасында җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.
Россия югары уку йортлары 2026 елда абитуриентлар кабул итү кагыйдәләрен үзгәртте
Кайбер уку йортларында керү имтиханнар исемлеге яңадан каралды.
Татарстанлылар полиграфия технологияләрендә һөнәри осталык буенча чемпионатта алтын медаль алдылар
Татарстан җыелма командасы "Профессионаллар" чемпионатының йомгаклау (регионара) этабында Новосибирскида узган "Полиграфик технологияләр" компетенциясе буенча юниорлар арасында алтын медаль яулады.
Политехника көллияте студентлары интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәрде
Мамадыш политехника көллияте студентлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз