ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Балалар обсерваториянең бинасын карадылар, галактиканың ничек килеп чыгуы, ничек һаләк булуы турында белделәр. Шулай ук “кара тишекләрне” һәм метеорит яңгырын да күрергә мөмкин иде.
Агымдагы елның 13-14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе вәкилләре эшлекле визит белән Белгород өлкәсендә булдылар. Визит барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белгород өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары – Белгород өлкәсенең эчке һәм кадрлар сәясәте департаменты башлыгы Валерий Сергачев, шулай ук Белгород өлкәсенең мәгариф департаменты башлыгы – Белгород өлкәсенең Хөкүмәт рәисе урынбасары Игорь Шаповалов белән эшлекле очрашулары үткәрелде.
Шәхеснең рухи яктан үсешенә юнәлтелгән әлеге максатчан программа атнасына 2 тапкыр 3әр сәгать дәвамында 9 айга сузыла. Эш нәтиҗәсендә тынгысызлык, сәбәпсез курку хисләре юкка чыга, кешенең үз язмышы өчен җаваплылыгы арта, үзен һәм башкаларны да кабул итәргә өйрәнә.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын тормышка ашыру максатыннан гомуми белем бирү оешмалары укытучылары арасында үткәрелгән 1-4 сыйныф укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча авторлык методик эшкәртмәләр бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды.Бәйгеләрдә җиңүчеләрне тантаналы котлау Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә булды.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 25-31 нче гыйнваренә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында ( Крутушка поселогы) укучылар өчен “Интерактив электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру һәм версткалау”ны әзерләү буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Балалар күптән хоккеистлар белән аралашалар һәм яраткан командаларының барлык Казанда үткән матчларында булалар. Гадәттә хоккеистлар һәм тренерлар үзләре балалар йортына киләләр иде, ләкин бу юлы, искәрмә ясап, үзләре янына күнекмәләр залларына чакырдылар. Чишенү бүлмәсендә җыелыш барган вакытта балалар спорткомплекс холлында урнашкан төрле турнирларда яулап алынган кубоклар җыелмасын, шул испәптән, Гагарин кубогын һәм Россия чемпионнары кубогын карадылар, фотога төшерделәр. Шуннан соң баш тренер Валерий Геннадьевич Белов балаларны хоккеистлардан башка беркем дә керә алмаган чишенү бүлмәсенә чакырды.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 нчы елның 3-7 гыйнвар көннәрендә Левченко бистәсендәге Н.Ә.Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөек Устюг шәһәрендәге Кыш бабай йортында булып кайттылар.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф оешмаларының нәтиҗәлелегенә мониторинг уздыру буенча ведомтсвоара комиссия утырышының 2013 нче елның 13 нче декабрендәге беркетмәсен бастырган.
Күптән түгел генә Татарстанда «Клавиатурада СОЛО» бәйгесе тәмамланды. Абсолют өч җиңүче арасында Буа шәһәренең 2нче лицеенда белем алучы Александр Михайлов та бар. 11 сыйныфта белем алучы бу егет республика күләмендә мактаулы өченче урынны яулауга иреште.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International