ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Ютазы районының 1 нче Биектау мәктәбе актлар залында районның яшь укытучылары җыелышы узды. Ул мәгариф бүлеге инициативасы белән яшьләрнең икътисади һәм социаль активлыгын арттыру максатында оештырылды.
2013 елның 25декабренә кадәр Татарстанның барлык районнары да мәктәпләр капремонты программасы буенча башкарылган эшләр актлары документларын тапшырырга тиеш.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендияләрне сессия нәтиҗәләренә карап кына түгел, ә семестр дәвамында өлгерешне дә исәпкә алып түләргә тәкъдим итте. Казан вузларында исә әлеге башлангычка төрлечә карыйлар.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
ТНВ телеканалында “Белем дөньясы” дип аталган тапшырулар циклы 14 декабрьдән сатарт ала. Ул һәр атнаның шимбәсендә 17.00 сәгатьтә эфирга чыгачак. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырып барачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктыртачак.
26 - 29 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү институтында IIV Бөтенрәсәй туган тел укытучылары бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Рәсәй Федерациясенең 23 субъектыннан 24 ана теле укытучысы катнашты. Болар Башкортостан, Удмуртия, Дагыстан, Чувашия, Саха-Якутия, Хакасия һ.б. Татарстан республикасы данын яклап Яр Чаллы шәһәре 61 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Лилия Галимҗан кызы катнашты.
2013 нче елның 5 нче һәм 6 нчы декабрендә Казанда “Белем сыйфатын бәяләүнең региональ (төбәк) системасы үсешендә мөһим мәсьәләләр” темасына регионара семинар узды. Әлеге семинар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Белем сыйфаты мониторингы республика үзәге, Россия мәгариф академиясенең Мәгариф белән идарә итү институтының тренинг үзәге катнашында оештырылды.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
Балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади осталыкларын уртаклашу максатыннан чыгып 2013 нче елның 10 декабреннән башлап 2014 нче елның 10 январенә кадәр Яр Чаллы шәһәре 16 нчы балалар иҗат үзәгендә “Кыш бабайга котлау” исеме астында Республика күләм күргәзмә оештырыла.
Укучыларның тегү чичү һәм башка милли байлыкларга кысыксындыруын арттыру максатыннан 2013 нче елның 10 нчы декабренән 2014 нче елның 11 нче январенә кадәр Яр Чаллы шәһәренең 14 нче балалар һәм үсмерләр үзәгендә “Чудо-лоскуток” күргәзмәсе үткәрелә.
Соңгы ике ел эчендә генә дә Россиядә чит илгә китеп укучылар саны өч мәртәбә арткан! Баласын Англиядә яки Кипрда укыту күпләрнең татлы хыялы булса да, аңа байлар гына түгел, ә гади кешеләр дә ирешергә мөмкин булуын белмиләр. Анда китүнең төрле юллары бар һәм акчада гына түгел хикмәт.

5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
28 декабрьдә ИТ-паркта Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча чара уздырылачак. Бүгенге көндә бәйгедә 286 мең укучы катнашкан (85%), укучылар 303 меңнән артык өлкәннәрне ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru белән кулланырга өйрәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International