ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2011-2015 елларга мәгарифне үстерү максатчан федераль программасының 2013 елга билгеләнгән чараларны тормышка ашыру дәвам итә. 5-6 декабрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 27 ноябрендәге 4431/13нче боерыгын үтәү максатында, “Росток” үзәге блегечләре республиканың Тәтеш районына юл алачак.
Уникаль фин мәгариф системасы белән танышу максатында бу елның 25, 26 нчы ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиядә булды.
Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” иҗат түгәрәге бүген яшь шагыйрьләр өчен “Шигъри Сабантуй” ярышы үткәрә. Биредә йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы катнашып, үзен сынап карый ала.

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 14 декабрендә, 3нче Бөтенроссия күләмендәге фэнни-практик “Коррупциягә каршы диалектика” исемендәге конференциясе узачак. Конференция барышында “Коррупциягә каршы” конкурсына җибәрелгән фәнни эшләрне җәмгыять алдында яклавы көтелә.
Кайбыч муниципаль районында 11 мәктәп автобусы 30 авылдан 6 мәктәпкә 395 баланы ташый. Татарстан Министрлар Кабинетының 2010 елның 3 августындагы “Мәктәп автобуслары маршрутларын ачу турындагы нигезләмәне раслау турында”гы карары буенча, балаларны мәктәп автобуслары маршрутлары буенча йөртү¬нең заказчысы – җирле үзидарә органнары. Бу норматив акт буенча мәктәп транспортының паспорты формасы расланган, аны тутыру, раслау таләпләре булдырылган. Эшчәнлек Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИе белән килештерелгән.
4-9 нчы декабрьдә “Идел” яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшчәнлекнең инновацион технологияләренә багышланган V татар яшьләре лидеры мәктәбе узачак.
Ютазы муниципаль районының кече торак пунктларында яшәүче балалар база мәктәпләренә йөреп укый башлаган. Бүгенге көндә районның 25 авылыннан 231 укучы йөреп укый. Җиде маршрут буенча укучыларны йөртүне, муниципалитет белән төзелгән килешү нигезендә, “Фривей” җаваплылыгы чикле җәмгыяте башкара. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова сүзләренә караганда, мәгариф бүлеге “Глонасс+112” системасына тоташу ала, бу мәктәп автобусларының маршрутларын чынбарлыкта күзәтү мөмкинлеге тудыра.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

– Әгәр бакчада баланы  психологик, тәрбия һәм белем ягыннан мәктәпкә тие­шенчә әзерли һәм аларның сәләтен, мөмкинлек­ләрен  бәя­ли алмасак,  алга таба  нин­ди дә булса нәтиҗәләр булачагы шикле. Шуңа күрә  мәк­тәпкәчә белем бирү учреж­­ден­ие­ләренең хә­лен тамырдан үзгәртергә ки­рәк. Моны ноябрь аенда расланган мәктәпкәчә белем бирү стандартлары да таләп итә, – дип белдерде ТР Премьер-ми­нистры урынбасары – мәга­риф һәм фән министры Энгель Фәттахов “ВТ” хәбәр­чесенә.

6-7 декабрьдә КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе бинасындагы утырышлар залында “Россия Федерациясендә гражданлык тәңгәллеге формалашу механизмнары” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырылачак.
27 - 29 нчы ноябрь көннәрендә Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында “Укытучы - 2013” педагогик осталык конкурсы үтте.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме, Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары директорлары советы һәм Югары һөнәри белем бирүче хокүмәт мәгариф учреждениесе “Казан технологик фәнни-тикшеренү университеты” катнашы белән Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International