ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
29 нчы ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр «Костер» Республикакүләм балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә «Самостоятельные дети»-«Мөстәкыйль балалар» дип аталган наркотикларга каршы проектның профильле сменасы узды. Сменада республикабызның төрле районнарыннан килгән 11 яшьтән алып 17 яшькә кадәр иң актив балалар катнашты.
Укучыларда һөнәри эшчәнлеккә кызыксыну уяту, шәхси үзенчәлекләренә һәм мөмкинлекләренә туры килгән һөнәрне табуда ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан 23нче сентябрьдән 8нче ноябрьгә кадәр, уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ООО ”Интел Технолоджис” арасында төзелгән килешү нигезендә «Intel ® Учителя будущего» программасын тормышка ашыру буенча «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» хезмәткәрләре ярдәмендә 2013 нче елның 27 нче ноябрендә ITAO платформасында челтәрле укыту системасы белән эшләү буенча семинар уздырылды.
Россиядә социаль-икътисади вазгыять һәм аның үсеш перспективалары.
28 ноябрь көнне Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Математика укытуда укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыру” темасы астында семинар-практикум уздырылды.

29
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстанда 2016 елга кадәр өч яше тулган балаларны балалар бакчалары белән тәэмин итү өчен, балалар бакчаларына чиратны бетерү буенча федераль программа тормышка ашырыла. Аның нигезендә балалар бакчаларында 2013 елда – 6 меңнән артык, 2014 елда – 11 меңнән артык, 2015 елда 13 меңнән артык яңа урын булдыру күз алдында тотыла. Программаның 59 процентын – Татарстан Республикасы, 41 процентын Россия Федерациясе финанслый. Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Татар балалар бакчаларын ачу, аларны татар телле белгечләр һәм татар теле дәреслекләре белән бәйле мәсьәлә актуаль булып кала. Бу фикерне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Агымдагы елның 14 ноябрендә Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты кабул ителде. Яңа стандартлар буенча һәр балалар бакчасы үзенең укыту программасын эшләргә тиеш. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013-2014 уку елына эш планы буенча 2013 нче елның 29 нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында “Мәктәпкәчә мәгариф системасында инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү” темасына республика семинары уздырыла.
2 нче декабрьдә 15.00 сәгатьтә девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы “Н.Ә.Гәллямов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” дәүләт – казна махсус укыту – тәрбия учреждениесендә Н.Ә.Гәлләмов хөрмәтенә истәлекле бюст куюга багышланган тантаналы чара узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International