ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 22 ноябрендә “Росток” психология-педагогика тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгенең бер төркем психологлар десанты, балаларга кырыс мөгамәлә, кул күтәрүне булдырмау максаты белән, Татарстанның Нурлат районына юл алды. Балалар арасында тәртипләре бозылуны кисәтү буенча тренинглар, ә укытучылар белән семинар-практикумнар үткәрделәр. Теләге булган ата-аналарга шәхси психологик ярдәм, консультацияләр дә күрсәтелде.
2013 елның 27 нче ноябрьендә “Психологик- педагогик бәйләнештә белем бирү процессы” темасына төбәкара семинар- практикум булды. Бу актуаль тема Минзәлә, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга мәгариф идарәсе белгечләрен, логопедларны, педагог-психологларны, дефектологларны республикабыздагы психологик хезмәт күрсәтү өлкәсендәге проблемалар турында сөйләшергә һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен (барлыгы 65 кеше) җыйды.
Милли сәнгать кулҗтурасын саклап калу максатыннан 2013 нче елның 13 нче декабрендә Мамадыш районы “Балалар һәм яшүсмерләр йорты”нда “Нократ дулкыннары” исеме астында II ачык фолҗклор конкурсы үткәрелә.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Чарада республиканың математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый зур чара республикабызда беренче тапкыр оештырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар элемтә" сенә 2013 ел башыннан гражданнардан балалар бакчаларында акча җыю турында 48 шикаять керде. Ата-аналар алардан акчаларны мәктәпкәчә учреждение фондына, бинаны ремонтлауга һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә, җиһаз, уенчыклар, канцтоварлар алуга, каравылчы яллауга һ.б. нәрсәләргә җыюларын хәбәр итәләр.
2013 елда республикакүләм наркотикларга каршы “Мөстәкыйль балалар” проектын тормышка ашыру һәм үстерү кысаларында, Рәсәйкүләм әниләр көне үткәрелү уңаеннан Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте белән берлектә “Сәламәт ана-сәламәт бала” акциясе үткәрелүе турында хәбәр итте. 2013 елның 24 ноябрендә 12 дән алып 15 сәгатькә кадәр Ленин исемендәге мәйданда “Мәстәкыйль балалар” проеты катнашучылары шул исем астында акция уздырдылар.
Балтач муниципаль районының Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе базасында география укытучыларының район семинары узды.
“Республикада “Һәркемгә уңайлы мөхит”программасы нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырылып бара . Бүгенге көндә, 35 гомуми белем бирү мктәбендә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен махсус шартлар тудырылган. Министрлар кабинеты тагын берничә белем бирү учреждениеләрендә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен уңайлыклар тудыру турындагы яңа карар өстендә эшли”, - бүген, “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә “Гаилә һәм мәктәп” журналы уздырган “Физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы мәктәпкә әзерләү” исемле түгәрәк өстәл барышында , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительство бүлегенең әйдәп баручы консультанты Земфира Терентьева әнә шулай дип белдерде Бүгенге көндә Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 13 меңнән артык мәктәп яшендәге бала бар.
29 нчы ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр «Костер» Республикакүләм балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы «Самостоятельные дети»-«Мөстәкыйль балалар» дип аталган наркотикларга каршы проектның профильле сменасы үткәрелә.

26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 17 ноябреннән 26 ноябренә кадәр “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә математика фәне буенча көзге смена үткәрелде. “Костер” үзендә Бөтенрәсәй математика олимпиадасының 72 призерларын һәм резерв катнашучыларын кабул итте. Укучылар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләреннән, шулай ук Биектау, Чүпрәле һәм Азнакай районнарыннан килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International